Татарстан командасы “Цифровой прорыв-2021” бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

“Россия – мөмкинлекләре иле” президент платформасының әйдәп баручы проектларының берсе – “Цифрлы прорыв-2021” бөтенроссия конкурсының финалы тәмамланды. Татарстан командасы җиңүчеләрнең берсе булды.

Иннополис университеты студентларының “Знают, что делают”  командасы 1 нче урынны яулады һәм 1 млн сум күләмендә приз алды. Команда шулай ук Иннополис университетыннан 500 мең сум күләмендә грант алды.

Казан һәм Чаллыдан тагын бер Fraction командасы ВТБдан “Соцказна” кейсында 2 урынны биләде һәм 600 мең сум күләмендә приз алды.

Финал 2-4 декабрьдә Иннополиста һәм 14 төбәк ИТ-хабларында, шулай ук онлайн форматта узды. Ярышларда бөтен Россиядән 251 команда катнашты. 36 иң яхшы команда 24 млн сум күләмендәге приз фондын бүлештеләр. Шулай ук партнерлардан гомуми күләме 2 млн сумнан артык булган 7 грант бирелде.

Финал хакатон нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән 12 кейс биремнәреннән 232 чишелеш эшләнде.

Конкурс финалы ябылу тантанасында РФ Президенты Администрциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, “Россия – мөмкинлекләр иле” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Алексей Комиссаров, Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК) директоры, “Цифрлы прорыв” конкурсының  проект офисы җитәкчесе Сергей Плуготаренко катнашучыларны сәламләп, яңа җиңүләр һәм уңышлар теләделәр.

“Цифровой прорыв” конкурсы “Мәгариф” илкүләм проектының “Социальные лифты для каждого” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Конкурс финалының партнерлары – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК), “Росатом” дәүләт корпорациясе, “Мәскәү транспорт инновацияләре”, Accenture, ВТБ, “Россети”, “Ростелеком”, ПСБ, РБК, билайн, Hyper AdTech,  “Почта России”, VK, РФ Энергетика министрлыгы. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International