Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Көчле Россиянең нигезе - кешеләр иминлеге. Татарстанлыларның иминлеге - безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында белдерде.

Бүләкләр тапшыру тантанасы Казан Кремлендә узды.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Алексей Песошин залда мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе вәкилләре, сәнгать эшлеклеләре, республика сәнәгате предприятиеләре, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, шулай ук азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь, спорт һәм төзелеш тармаклары вәкилләре бар, дип билгеләде.

“Намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм”, - диде ул.

ТР Премьер-министры төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Татарстанның гадәттәгечә лидер-төбәкләр арасына кергәнлеген әйтте.

2021 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме 2,28 трлн сум тәшкил иткән, яки 2020 елның шул чоры дәрәҗәсендә 103%. Сәнәгать җитештерүе индексы 105% тәшкил итә.

Быелгы 9 ай нәтиҗәләре буенча республика федерациянең барлык субъектлары арасында сәнәгать өлкәсендә җитештерү күләме буенча 5 нче урынны, Идел буе федераль округында 1 нче урынны тота. Татарстан шулай ук торак тапшыру буенча 5 нче урында, төзелеш эшләре күләме буенча 6 нчы урында тора һәм ваклап сату әйләнеше буенча 7нче урынны били.

Республиканың тышкы сәүдә әйләнеше беренче ярты ел нәтиҗәләре буенча 8,4 млрд АКШ доллары тәшкил иткән, яисә 2020 елның шул чоры белән чагыштырганда 137,6%.

ТР Премьер-министры искәрткәнчә, коронавирус Covid-19 пандемиясе шартларында Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары бик кыска срокларда дарулар, антисептиклар, шәхси саклану чараларын җитештерүне үзләштерделәр һәм арттырдылар. Бик кыска срокта - 100 көн эчендә - Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең иң яңа медицина техникасы белән җиһазланган яңа заманча корпусын төзеделәр.

Алексей Песошин 2021 елның Россиядә Фән һәм технологияләр елы, дип игълан ителүен искә төшерде. Республиканың белем бирү оешмалары  “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыруда актив катнашалар.

Татарстан Республикасында 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак узды. Бай тарихлы үткәнебез, ачык милли традицияләр, заманча инфраструктура республика халыкларының яхшы күршеләр булуын һәм үзара ярдәмләшү атмосферасын формалаштыра.

“Көчле Россиянең нигезе - кешеләр иминлеге! Татарстанлыларның иминлеге - безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе, - дип ассызыклады Алексей Песошин. - Тагын бер кат сезгә көндәлек хезмәтегез һәм Татарстан Республикасы иминлеге өчен керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм бәхет телим!”.

Алга таба Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International