Алексей Песошин “КАМАЗ” ГАҖ Директорлар советы утырышында катнашты

2021 елның 10 декабре, җомга

Бүген Чаллыда  “Ростех” Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә “КАМАЗ” ГАҖ Директорлар советының агымдагы елда йомгаклау  утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Утырыш алдыннан Директорлар советы әгъзалары “КАМАЗ” ның яңартылган двигательләр заводында булдылар. Аннары “КАМАЗ” ның яңа эшләре белән таныштылар, алар арасында КАМАЗ-53199 электр йөк автомобильләре, яңа модель рәте флагманы, КАМАЗ-54901 НighТech йөк тракторы, КАМАЗ-6282 электробусы, КАМАЗ-6292 тоташтырылган электробусы, К5 төркеменнән иң яңа үзбушаткычлар, шулай ук Компас төркеменнән йөк автомобильләре бар иде.

Соңрак “КАМАЗ” ның Генераль дирекциясе бинасында Директорлар советы әгъзалары 2021 елның 10 ае өчен “КАМАЗ” ГАҖ оешмалар төркеменең бизнес-планы үтәлеше турында мәгълүматны тыңладылар.

Аннары Директорлар советы “КАМАЗ” ГАҖ оешмаларының 2022 елга бизнес-планы турында фикер алыштылар һәм аны расладылар.

Моннан тыш, утырыш барышында “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры һәм “КАМАЗ” ГАҖ Идарәсе әгъзаларын билгеләү мәсьәләләре каралды.

“КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинның вәкаләтләре тагын биш елга озайтылды, яңа срок 2022 елның 11 февраленнән башлана.

Идарәнең әгъзалары итеп Юрий Герасимов, Ирек Гомәров, Андрей Максимов, Жанна Хәлиуллина һәм Рөстәм Шәмсетдинов билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International