Илдар Халиков “ИТ-чемпион” республика конкурсының 1этаптагы “Иң актив мәктәп укучысы” номинициясендәге җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты

2013 елның 1 июне, шимбә
Бүген Казан IT-паркында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган республика конкурсы 1 нче этабының “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

“Бүген IT-паркта быел мартта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә эшләтеп җибәрелгән конкурсның 1 нче этабына нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы 3 этап, ә конкурс 2013 нче елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Шуңа күрә конкурста катнашып, җиңүче булмаганнар киләсе этапларда катнашып карый ала.

1 нче этапта тупланган балларны конкурсның башка кыйммәтле бүләкләренә дә алыштырырга була. Аларның исемлеге “ТРда электрон мәгариф” порталындагы конкурсның махсус битендә бар”, - дип билгеләде ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

“IT-чемпион” республика конкурсының 1 нче этабында, “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә 216дан артык укучы катнашты. Аларның логиннары дәүләт хезмәтләре порталында 250 мең шәхси кабинетта сакланган.

Тантанада катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләвенчә, республика районнарыннан катнашучы укучылар конкурста иң зур активлык күрсәткәннәр. Татарстанның төрле почмакларыннан 153 IT-чемпион iPad планшетларын алган. 10 “иң актив укучы”га планшетларны Илдар Халиков тапшырды.


Республиканың һәр муниципаль районыннан 3 иң актив укучы җиңүче булды”, - дип хәбәр итте ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов.

Татарстан буенча Чүпрәле районыннан 7 нче сыйныф укучысы Айваз Закиров (2918 балл), Саба районыннан 5 нче сыйныф укучысы Алисә Котдусова (2631) һәм Актаныш районыннан 1 нче сыйныф укучысы Илзидә Шәрипова (2301) лидер булган.

Конкурста Актаныш, Саба, Нурлат, Әтнә, Мөслим, Теләче, Чистай, Кукмара, Питрәч һәм Балтач районнары укучылары иң актив катнашкан.

Андрей Поминов әлеге районнарның мәгариф бүлеге башлыкларына рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International