Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында кече эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2008 елның 18 августы, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә кече эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов, “Татарстан Республикасының дәүләт заказы буенча агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Яков Геллер һәм башкалар катнашты.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министрына республикада кече эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча агымдагы эш турында мәгълүмат җиткерде.
Искә төшереп үтик: элегрәк, 11 нче августта, Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алышканнар иде. Ул чагында Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты производствода кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән байтак программаны финанслаячагы турында әйтелде.
Бүгенге киңәшмәдә Тимур Шаһивәлиев кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә намуслы тәэмин итүчеләр реестрын оештыру буенча эшнең башланып китүе турында хәбәр итте. Бу реестрга кергән компанияләрнең дәүләт заказы системасында катнашуы күздә тотыла. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы да намуслы тәэмин итүчеләр реестрын төзүгә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, Тимур Шаһивәлиев Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты кече һәм урта бизнес өчен 100 КВт ка кадәр егәрлекле челтәрләргә технологик кушылу бәясенең 30 % ына субсидия бирәчәген, яңа предприятиене теркәүдә ярдәм күрсәтәчәген (документлар җыю, сертификат һәм лицензияләр алу һ.б.), шулай ук “Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнесның лизинг компаниясе” өчен акча бүлеп бирәчәген әйтте.
Киңәшмәдә катнашучылар кече эшмәкәрлек субъектларының дәүләт заказы системасында катнашуы, технополис кысаларында үз эшчәнлеген алып барачак предприятиеләргә льготалар бирү мәсьәләләре турында җентекләп фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International