Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә хезмәткә түләүнең тармак системасына күчеш 2009 елның 1 нче гыйнварыннан башланачак

2008 елның 18 августы, дүшәмбе
2009 елның 1 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә хезмәткә түләүнең тармак системасы кертелә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Киңәшмә, республиканың барлык муниципаль районнарын кушып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Ул хезмәткә түләүнең тармак системасына күчү мәсьәләләренә багышланган иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры хәбәр иткәнчә, бу темага инде күптәннән бирле тулаем ил буенча да, төбәкләрдә дә фикер алышулар бара. Хезмәткә түләүнең яңа системаларын кертү турында карар федераль дәрәҗәдә 2008 елның 5 нче августында кабул ителде (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 583 нче номерлы карары).
Татарстанга килгәндә исә, моңа кагылышлы документка бүген кул куелды (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 592 нче номерлы карары).
Рөстәм Миңнеханов агымдагы елда хезмәткә түләүнең тармак системасына күчү мәсьәләсе Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең 2008 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында куелган булуын искәртте.
“Татарстанның хезмәткә түләүнең тармак системасына күчүе 2008 ел уртасыннан планлаштырган иде, ләкин федераль Хөкүмәт бу системага 2008 елның 1 нче декабреннән генә күчәргә карар итте”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Хәзергә хезмәткә түләүнең яңа системасына пилот режимында Татарстанның ике районында күчкәннәр (бухгалтерлык хисабы вакытлыча элекке тәртиптә дә, яңача да алып барыла).
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, хезмәткә түләүнең яңа системасына күчү югары квалификацияле белгечләрне саклап калырга, тармаклардагы эш үзенчәлеген исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк, хезмәт базарында бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең конкурентлыкка сәләтле булуын тәэмин итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук муниципалитетларга да 2009 елның 1 нче гыйнварыннан хезмәткә түләүнең тармак системасына күчәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, муниципалитетларга бу мәсьәләдә ярдәм итеп, тиешле белгечләр укытуны оештыра ала.
“Бүген республикада хезмәткә түләүнең тармак системасына күчү кысаларында җитди аңлату эше алып барылырга тиеш, - дип ышанып әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Без массакүләм мәгълүмат чаралары һәм профсоюзларга таяначакбыз. Хезмәткәрләргә яңа системага күчүнең хезмәт хакы күләменә начар яктан тәэсир итмәячәген аңлатырга кирәк. Киресенчә, тармак системасы югары квалификацияле белгеч өчен күбрәк мөмкинлекләр тудырачак.
Хезмәткә түләүнең яңа системасы бюджет учреждениеләре хезмәткәрләрен башкарыла торган эшнең сыйфатын һәм күләмен үстерү өчен стимул булдыруга, хезмәткәрләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Хезмәткә түләүнең яңа принципларына күчүнең төп бурычы - учреждение җитәкчеләре кул астында эшләүче кешеләрнең хезмәт хакы күләмен көйләү процессында тагын да күбрәк ирек алсын, ә хезмәткәр үзенең айлык хезмәт хакы кайдан килеп чыгуын ачык күзалласын өчен, системаны тагын да үтә күренмәле һәм сыгылмалы итү.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева бүгенге көндә мәдәният учреждениеләре челтәрендә 49 республика һәм 3948 муниципаль учреждение булуын хәбәр итте. Тармакта 19 мең кешенең хезмәт хакын яңадан исәпләргә кирәк әле. Әйдәп баручы артистларга лаеклы хезмәт хакы түләү мөмкинлеген (“бу мәдәният учреждениеләре өчен һәрвакыт җитди проблема булды”) Зилә Вәлиева хезмәткә түләүнең тармак системасына күчүдә уңай моментларның берсе дип атады.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев бүлеп бирелгән акчаның, уртача хезмәт хакын сизелерлек арттыру өчен, хәзергә җитәрлек булмавын ассызыклады. Ул шулай ук авылдагы мәгариф өлкәсендә эшләүче белгечләргә өстәмә түләүне сакларга тәкъдим итте (хәзер ул 25 % тәшкил итә).
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов медицина хезмәткәрләре окладының барлыкка килү схемасы турында җентекләп сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә тармакта уртача хезмәт хакы 10 мең сумнан артып китә (соңгы айлар эчендә үсеш 26 % тәшкил иткән).
Нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын тармак министрлыклары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге белгечләре катнашында күчмә киңәшмә-практикумнар үткәрү кирәклегенә тагын бер мәртәбә юнәлтте. Бу алда торган үзгәртеп коруның бөтен детальләре турында муниципалитет һәм муниципаль бюджет учреждениеләре белгечләре белән фикер алышу өчен эшләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International