Сергей Шойгу һәм башка рәсми затлар Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлыйлар

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Оборона министры Сергей Шойгу Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 85 яшь тулу көне белән котлады.

«Сезнең хезмәт һәм сәяси биографиягез гаять күренекле, - диелә котлау телеграммасында. – Тормыш юлыгызда Сез үзегезнең принципларыгызга һәрвакыт тугры булып каласыз.

Күп еллар дәвамында Татарстан җитәкчесе буларак Сез көчегезне һәм энергиягезне иң кыю инициативаларны тормышка ашыруга юнәлдердегез, төбәкнең социаль-икътисади үсеше һәм чәчәк атуы өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдегез».

Дмитрий Медведев юллаган телеграммада, аерым алганда, Минтимер Шәймиевның «Бердәм Россия» партиясен төзүдә ролен бәяләп бетереп булмый, диелә.

Минтимер Шәрип улы Шәймиевка 85 яшьлеге уңаеннан РФ Президентының тотрыклы үсеш максатларына ирешүдә халыкара оешмалар белән элемтәләр буенча махсус вәкиле Анатолий Чубайс, РФ Президентының Төньяк Кавказ федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Чайка котлау юлладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International