Россиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко һөнәри белем бирү өлкәсендәге Татарстан инициативаларына бәя бирде

2008 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасында узган традицион август конференциясендә мәгариф өлкәсендәге әһәмиятле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
“Сыйфатлы белем бирү – Татарстан Республикасының конкурентлыкка сәләтле булу нигезе” дигән конференциянең (ул Лаеш муниципаль районында узды) пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко катнашты.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко үзенең чыгышында азкомплектлы мәктәпләрне тотуга, педагоглар әзерләүгә комплекслы якын килүнең зарурилыгы кебек мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләргә, шулай ук тулаем ил буенча һөнәри белем бирүдәге җитди проблемаларга кагылып узды.
“Педагогика икътисад белән тыгыз бәйләнгән, - диде Фурсенко әфәнде, - һәм укытучыларны әзерләргә өйрәнгәч кенә, без квалификацияле белгечләр әзерләү серләренә төшенә алачакбыз”. Аның фикеренчә, бүгенге көндә һөнәри белем бирү икътисад ихтыяҗларын күздә тотарга тиеш. Россиянең мәгариф һәм фән министры һөнәри белем бирү өлкәсендә Татарстанның инициативаларына бәя бирде. “Мин втуз (югары техник уку йорты) белем бирү системасын кайтару турында Татарстан Республикасы инициативаларын тулысынча хуплыйм, - диде Андрей Фурсенко. – Шулай ук безнең энергетика өлкәсендә университетларга түгел, ә колледжларга таяна алуыбыз турындагы идеяне дә”.
“Россия һөнәри белем бирүне үстерү өлкәсендә күтәрелеш алдында тора, чөнки бүгенге көндә һөнәри белем бирү системасы, ни кызганыч, хәзерге заман икътисады таләпләренә туры килми”, - диде Андрей Фурсенко.
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр хезмәтенә түләүнең тармак системасына күчү турында сөйләгәндә (Россия бу системага - 2008 елның 1 нче декабреннән, Татарстан Республикасы - 2009 елның 1 нче гыйнварыннан күчә), Россиянең мәгариф һәм фән министры, укытучыларны кызыксындыру өчен стимул бирә торган өстәмә акчадан (хезмәткә түләү фондының өчтән беренә хәтле) файдаланырга кирәклеген әйтте. “Бүген укытучыларга эшкә килгән өчен түгел, балаларны ничек укытуларына карап түләргә кирәк”, - диде Андрей Фурсенко. Аның фикеренчә, “аек билгеләр вакыты җитте”, БДИ нәтиҗәләре дә мәктәптә белем бирүнең сыйфаты түбән тәгәрәгәнлеген күрсәткән.
“Белем бирүдә без яңа стандартларга күчәргә тиешбез, - дип искәртте Россиянең мәгариф һәм фән министры, - һәм беренче тапкыр яңа стандартларда укучылар укый торган кайбер шартларны үтәү турындагы таләп барлыкка килде, чөнки Россиянең барлык мәктәпләре дә укучыларга заманча шартларда уку мөмкинлеге тудырмыйлар”.
Андрей Фурсенко шулай ук мәгарифкә дигән бюджетларның тотрыклы рәвештә үсүен (уртача алганда, 20-30 % ка), һәм илебездә алга таба да бу өлкәдә экономия ясарга җыенмауларын хәбәр итте.
Педагоглар алдында чыгыш ясаганда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россиянең мәгариф һәм фән министры сүзләрен хуплап, Татарстан Республикасының үсә бара торган консолидацияләнгән бюджетында мәгарифкә чыгымнар 20 % тан артып китүен ( бу 23-24 млрд. сум чамасы) әйтте. Аның сүзләренә караганда, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр хезмәтенә түләүнең тармак системасына күчү кысаларында республика бюджетында хезмәткә түләү фонды 16 % ка арта, бу укытучыларның хезмәт хакын, уртача алганда, 10 % ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Президенты республикада сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнекенә якынайтырга (бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакының 80 % ына җиткерергә) җыенуларын билгеләп үтте.
Минтимер Шәймиев август киңәшмәсендә шулай ук федератив дәүләттә белем бирү стандартларыннан милли компонентны чыгарып ташлауны ярамаган эш дип исәпләвен әйтте.
Татарстан башлыгы яшьләр арасында наркоманияне кисәтүнең кирәклеген, аерым алганда, республикада югары сыйныф укучыларын наркотиклар куллануга (наркобәйлелеккә) тикшерергә карар кабул ителүен искәртте. “Кемнеңдер бу тикшерүне кеше хокукларын кысу дип санавына карамастан, яшьләребезне саклап калу өчен, бу эш кирәк дип уйлыйм”, - диде Минтимер Шәймиев.
Шуны да искә төшереп узыйк: республика август конференциясе видеоконференция режимында барды һәм Интернет челтәре аша күрсәтелде. Бу конференция эшендә республиканың җирле үзидарә органнары һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең дә катнашу мөмкинлеген тудырды.
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.
Татарстан Хөкүмәте гомуми һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең 94 җитәкчесе – “Мәгариф” өстенлекле милли проекты җиңүчеләре эшен шулай ук кыйммәтле бүләкләр (ноутбуклар) белән билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International