Алексей Песошин Алабуга муниципаль районында чистарту корылмаларын реконструкцияләү белән танышты

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга муниципаль районына эш сәфәрендә.

Сәфәрнең төп максаты – Алабуга муниципаль районы Советының «Алабуга муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында»гы утырышында катнашу.

Утырыш башланганчы Алексей Песошин «Алабуга» СҖТ МИЗ һәм Алабуга шәһәре (Алабуга шәһәре, Колосовка РОС) район көнкүреш һәм сәнәгать сулары чистарту корылмаларында булды.

Ул объектны карап чыкты, районның көнкүреш һәм сәнәгать юынты суларын чистарту корылмалары белән танышты.

Алексей Песошинга хәбәр ителгәнчә, әлеге объектны реконструкцияләүгә республика һәм федераль акчалар хисабына ике ел эчендә 1,3 млрд. сумнан артык акча кертелгән (ике этапта). Объектны реконструкцияләү «Иделне савыктыру» федераль программасы кысаларында 2 этапта (2019 – 2020 еллар) башкарылган. Беренче этапта биологик чистарту корылмаларында (БС) эшләр башкарылган, икенче этапта – башка эшләр, шул исәптән комнан аеру, һава кертү һ. б.лар. Чистарту корылмаларының җитештерүчәнлеге – тәүлегенә 19,5 мең кубометр (шуның 15 мең кубометры шәһәргә туры килә), калганы  – «Алабуга» МИЗга. Объектның ярашлыгы турында бәяләмә алынган.

Объектны реконструкцияләүнең өченче этабы буенча да эшләр бара.

Аннары Алабуга шәһәр Мәдәният сараенда Татарстан Премьер-министры район җитештерүчеләренең күргәзмәсен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International