«Иннополис» МИЗның экспертлар советы яңа стартапларны карады

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә стартап-проектларны карау буенча 15 нче экспертлар советы узды. Бу «Иннополис» махсус икътисадый зонасының традицион чарасы, аның нәтиҗәләре буенча ИТ-шәһәр территориясендә алга таба үсеш өчен иң яхшы стартап-идеяләр сайлап алына. Совет утырышында «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин, шулай ук 50дән артык венчур базары вәкилләре катнашты.

«Татарстан Республикасы безгә кызыклы тәкъдимнәр белән килә торган барлык яшь эшкуарларны сәламли, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов. - Үз чиратында Иннополис махсус икътисадый зона аша технологик идеяләрне һәм эчтәлекле кейсларны алга этәрү буенча һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер!»

Совет кысаларында ун команданың проектлары каралды. «Динамика» компаниясе күчемсез милек өлкәсендәге компанияләр өчен сервисны тәкъдир итте, ул фатирларның ликвидлылыгын бәяли, төзүчеләргә динамик бәя куюны кертергә һәм ихтыяҗ белән нәтиҗәле идарә итәргә ярдәм итә. Утырышта тәкъдим ителгән төзелеш тармагы өчен тагын бер карар – смарт-контрактлар төзүне тизләтүче һәм инфраструктур проектларның инвестицион-төзелеш циклы кыскартуга ярдәм итүче StereoSharing платформасы.

Help Resource командасы склад, җитештерү, сәүдә аутсорсингы юнәлешләрендә линия персоналы белән наем һәм идарә итү буенча платформа эшләгән. Era Platform мәгълүмат системалары конструкторы, корпоратив телефон һәм статистика һәм хисап модулен үз эченә алган контакт-үзәкләрне автоматлаштыру өчен карар тәкъдим итте.

Ooogr командасы, киберспорт операторы, ярышлар геймингы өчен платформа тәкъдим итте. Аның ярдәмендә түләүле турнир үткәрергә, аларның дәрәҗәсен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алып, командага кирәкле уенчылар табарга була. Blackbird компаниясе Иннополиста цифрлы видеоны массакүләм китереп җиткерү, эшкәртү һәм саклау платформасы проектын үстерергә планлаштыра. Бу карар мәгълүматлар чыганагын колачларга, челтәр буенча аларны тапшырырга, сакларга, трансляцияләргә, эшкәртергә, анализларга, ахыр кулланучыга видео күрсәтергә һәм башка операцияләр башкарырга мөмкинлек бирә.

Шулай ук стартап статусына Salecatcher онлайн-шопингы өчен платформаны үстерә торган команда да ия булды. Бу сервис сатып алучыларга товарга максималь ташлама белән төгәл күләме буенча әйберләрне сайларга һәм табарга ярдәм итә. Экспертлар советында тәкъдим ителгән тагын бер яңа проект – «reSpace» сакланыла торган парковкалар маркетингы. Аның ярдәмендә команда шәһәр киңлеген куллануның нәтиҗәлелеген арттырырга ниятли.

Үсеш һәм белем алу өчен сервислар арасында «БрейнБилд» психологын сайлау проекты тәкъдим ителде. Бу IT-карар консультацияләр теләсә кайсы урында уздырырга, психологларның карьерасын үстерергә ярдәм итә. Шулай ук Иннополиста БДИга әзерлек өчен «Яңа мәктәп» онлайн-учреждениесе барлыкка килергә мөмкин. Өч ел эчендә Мәктәп 15 мең укучы әзерләгән, ә аларның нәтиҗәләре гомумроссиянекеннән 31% ка югарырак.

«2021 ел халыкара венчур базары өчен рекордлы булды. Бер ел эчендә Россия стартаплары 85 млрд сумнан артык акча җәлеп итте, аларның 4,3 млрд сумы Иннополис проектлары белән алынды, – дип ассызыклады махсус икътисадый зона генераль директоры Ренат Хәлимов. - Без 2022 елда стартаплар өчен базарда уңай атмосфера көтәбез һәм үз ягыбыздан IT-проектларны венчур капиталына нәтиҗәле үтеп керү мөмкинлеге белән тәэмин итү һәм глобаль венчур базарына чыгу мөмкинлеге булдыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Моның өчен без үз венчур экосистемабызны формалаштырабыз, VEB Ventures, Angelsdeck, Fort Ross ventures, «Система», MTS StartUp Hub, акселерация һәм коммерцияләштерү программаларын гамәлгә ашырабыз».

Сайлап алу нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булачак. Стартап статусы алачак барлык яңа командаларга да «Иннополис» МИЗ 1% күләмендә УСН буенча махсус салым режимы, технопаркларда ташламалы тариф буенча урнаштыру, шулай ук кадрлар ярдәме, проектны уңышлы башлау һәм үстерү өчен 1 млн. сумлык бонуслар пакетына керү, шулай ук инвесторлар берләшмәсенә чыгу һәм венчурлы инвестицияләр җәлеп итүдә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International