Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Сергей Шойгу Татарстанга гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләгән өчен РФ Оборона министрлыгы вымпелын тапшырды
2013 елның 8 июне, шимбә
Россия Федерациясе Оборона министрлыгының күчмә вымпелын бүген Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка – Татарстан Республикасының Россия Федерациясе субъектлары арасында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләүдә, 2012 елда хәрби хезмәткә чакыруны оештыруда җиңеп чыкканы өчен тапшырды.
Чара Чаллы шәһәрендә узды (Татарстан Республикасы), анда бүген Сергей Шойгу бер көнлек эш визиты белән килгән иде.
Россия Федерациясе Оборона министрлыгы конкурсы кысаларында исәпкә алу-чакыру эшен оештыру, хәрби хезмәткәр һөнәрен сайлауга юнәлешле эш, гражданнарны хәрби хезмәт нигезләренә әзерләү эше, шулай ук гражданнарны хәрби-патриотик тәрбияләү буенча эш нәтиҗәлелеге күрсәткечләре бәяләнде.
Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннарны түбәндәге Россия Федерациясе субъектлары алды: беренче урында –Татарстан Республикасы (Үзәк хәрби округ), икенче урында – Курск өлкәсе (Көнбатыш хәрби округ), өченче урында – Краснодар крае (Көньяк хәрби округ).
Сергей Шойгу фикеренчә, яхшы күрсәткечләргә федерация субъектлары башкарма хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, хәрби комиссариатларның һәм иҗтимагый оешмаларның тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә генә ирешеп була.
Россия оборона министры билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы “Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләгән, хәрби хезмәткә чакыруны оештырган һәм уздырган өчен” күчмә вымпелны алтынчы мәртәбә ала. Мондый нәтиҗәләргә әле Россия Федерациясенең бер генә субъекты да ирешмәгән, бу –Татарстан җитәкчелеге казанышы. “Бу субъектта хәрби хезмәткә чакырылучыларны әзерләү системасына зур игътибар бирелә, бу да - Татарстан Республикасы Президентының шәхси казанышы, ул яшьләр белән эшләүне оештыруга зур өлеш кертә. Ышанам ки, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән Татарстан киләчәктә дә илебезнең оборона куәтен ныгытуда, гражданнарны Хәрби Көчләрдә хезмәт итүгә әзерләүдә бергәләп хезмәттәшлек итәр”,- диде Сергей Шойгу.
Россия оборона министры шулай ук Рөстәм Миңнехановка илнең оборона куәтен ныгытудагы казанышлары һәм гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдәге югары күрсәткечләре өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Рәхмәт белдерүен тапшырды (Рәхмәт белдерүе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 6 июнендәге күрсәтмәсе белән расланган).
Моннан тыш, Сергей Шойгу Россия оборона министрының Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратовны бүләкләде – Россия Хәрби Көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәгәндә ярдәм күрсәткәннәре, Татарстанның конкурста беренче урынны яулаганы өчен.
ТР Президенты Матбугат хезмәте , Елена Бритвина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
февраль, 2026 ел
Алексей Песошин: Түбән Кама - республиканың әйдәп баручы икътисадый үсеш үзәкләренең берсе
Түбән Кама - республиканың әйдәп баручы икътисадый үсеш үзәкләренең берсе. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама муниципаль районы Советының хисап утырышында белдерде.
9
февраль, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында брифинг узды
8 февральгә Татарстан Республикасы территориясендә 228 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 40 кеше һәлак булган һәм 300 кеше яраланган. Гыйнвар аенда гына да 29 кеше һәлак булган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләр саны кимегән, ә һәлак булучылар саны арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
8
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның Россия фәне көне белән котлавы
Үзләрен фәнгә хезмәт итүгә багышлаган хөрмәтле галимнәр, тикшеренүчеләр, укытучылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне Россия фәне көне белән котлыйм! Фән - алгарышның төп этәргеч көчләренең берсе, икътисад, социаль өлкә һәм мәгариф үсеше өчен терәк булды һәм булып кала да.
3
февраль, 2026 ел
Ләйлә Фазлыева: Татарстанда фәнни хезмәткәрләр саны 1999 елдан бирле иң югары дәрәҗәгә җитте
Татарстанда фәнни-тикшеренү персоналы саны 1999 елдан бирле максимумга җитте-16,5 мең кеше. Бу хакта Россия фәне көне алдыннан ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз