ТР Цифрлы үсеш министрлыгы: Бер ел эчендә дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар саны 1,6 млн. кешегә кадәр арткан

2022 елның 1 марты, сишәмбе

2021 елда ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан актив файдаланучылар саны 1,6 млн. кешегә кадәр арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Илья Начвин хәбәр итте.

«Татарстанлылар өчен иң кирәкле мәйданчыклар – ТР Дәүләт хезмәтләре порталы, «Халык контроле» системасы һәм халык арасында сораштыру системасы. Барлык дәүләт хезмәтләрен алу өчен бердәм тәрәзә булып берләштерелгән портал тора. Ул бик кирәк, 2021 елда актив кулланучылар саны 500 меңгә диярлек – 1,6 млн кешегә кадәр арткан. Транзакцияләрнең саны 2020 елда 290 миллионнан 2021 елда 314 миллионга кадәр арткан. Портал аша башкарылган түләүләр саны 4 миллиардка – 30 миллиардка кадәр артты», - диде Илья Начвин.

Ул билгеләп үткәнчә, зур үсеш яңа сервислар чыгаруга бәйле. Мәсәлән, бу административ комиссиянең электрон карарларын алу буенча сервис, ул ТР Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан Казан администрациясе белән берлектә гамәлгә ашырылган. Аның ярдәмендә кешеләр штрафларны, аерым алганда, муниципаль парковка өчен түләмәгән яки шәһәрдә төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, тикшерә һәм түли ала.

Шулай ук Илья Начвин хәбәр иткәнчә, 2022 ел ахырына кадәр Татарстанда барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон рәвешкә күчереләчәк. «Татарстанда 378 төбәк һәм муниципаль хезмәт күрсәтелә. 2021 елда без РФ Президенты Владимир Путинның массакүләм, социаль әһәмияткә ия булган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формага күчерү буенча йөкләмәсен үтәдек. Бүген республика территориясендә 125 хезмәтне электрон рәвештә алырга мөмкин, алар буенча 10 меңнән артык гариза бирелгән инде. Безнең барлык тармак ведомстволары, муниципалитетлар белән уртак бурычыбыз 2022 елда калган 253 хезмәтне онлайн-форматка күчерү», - диде ул.

Моннан тыш, республикада, Интернеттан өзелүләр һәм башкача өзеклекләр булмасын өчен, барлык куркынычсызлык чараларын да үтиләр, дип ассызыклады спикер. «Без мәгълүматлар базасына бернинди DDoS-һөҗүмнәр булмасын өчен көчәйтелгән режимда эшлибез. Бүгенге көндә без көчәйтелгән режимда эшлибез, куркыныч юк», – дип өстәде Илья Начвин.

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үз чиратында хәбәр иткәнчә, Россия дәүләт хезмәтләре порталында татарстанлылар мөрәҗәгатьләренең иң популяр темалары – QR-кодлар, ПЦР-тестлар һәм социаль түләүләр.

«2021 елның 27 августыннан «Халык контроле» ТР ДМСна мәгълүмат системалары интеграциясенә бәйле рәвештә, гражданнар тарафыннан РФ Дәүләт хезмәтләре порталының кара-каршы элемтә платформасы аша җибәрелгән хәбәрләрне карап тикшерүгә алына. Бу чорда 28 мең хәбәр бастырылган, шул ук вакытта 26 мең хәбәр хәл ителгән, шуларның бер өлеше эштә әле. Үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, республика гражданнарыннан QR-кодлар һәм авырган яки вакциналы сертификатлар алу, ПЦР-тест нәтиҗәләрен алу яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталында сертификат булмау мәсьәләләре буенча иң күп мөрәҗәгать кергән. Моннан тыш, вакцинация буенча Федераль регистрда гражданнарның шәхси мәгълүматларын дөрес кертмәүгә бәйле мөрәҗәгатьләр булды», - диде ул.

С. Сабурская сүзләренә караганда, бер үк вакытта Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча кертелгән 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү, автомобиль юлларын һәм тротуарларны ремонтлау, тышкы яктырту һәм су белән тәэмин итү, кар һәм чүп-чарны чистарту мәсьәләләре буенча хәбәрләр килә башлады. Хәзерге вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы үзләре өчен профильле категорияләр буенча хәбәрләрне кара-каршы элемтә платформасының шәхси кабинетларында эшкәртүне дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International