Алексей Песошин: Төбәк маркетинг үзәгенең тәҗрибәсе бөтен ил буенча тәэминатчыларны эзләү өчен файдалы булырга мөмкин

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең XXIII утырышында чит ил дәүләтләре һәм халыкара оешмалар тарафыннан чикләүләр кертү шартларында иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый хәлне тотрыкландыру чаралары өлешендә Татарстанда ниләр эшләнүе турында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Ассоциация утырышы бүген Казанда (Казан Ратушасында) уза.

Алексей Песошин ассызыклаганча, «Кризиска каршы чаралар эшләү буенча закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарының уртак эшчәнлеге – эшләрнең торышын тотрыклыландыру өчен мөһим фактор».

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда вәзгыятькә оператив җавап бирү өчен Штаб төзелгән, Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планы расланган, экономия режимы кертелгән (беренче чираттагы чыгымнар гына финанслана).

Халыкны беренче чиратта кирәкле товарлар һәм медикаментлар белән тәэмин итү; халыкны эш белән тәэмин итү; система барлыкка китерүче оешмаларның өзлексез эшен оештыру; кече һәм урта эшкуарлыкны яңа шартларга яраклаштыру, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү – өстенлекле бурыч.

«Республикада төп социаль әһәмияткә ия товарларга бәяләр һәм аларның запаслары булу-булмауга контроль оештырылган. Кулланучылар базарында вәзгыять тотрыклы. Ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен бүлү үзәкләрендә җитәрлек запаслар бар», - диде Алексей Песошин. Ул шулай ук 19 марттан шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңартыла, бу халыкны арзан бәяләрдән товарлар белән тәэмин итәчәк, дип билгеләп үтте.

Хезмәт базарындагы вәзгыять буенча, санкцияләр аркасында, чит ил комплектлау әйберләре кулланыла торган предприятиеләрдә киеренкелек барлыкка килү куркынычы бар. Чит ил катнашындагы компанияләрдә кыскартуларны әлегә күзәтмибез, алар хезмәт хакын саклап калу белән эштән туктап торалар.  

Бу шартларда федераль үзәк ярдәме белән халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча үз вакытында чаралар күрергә кирәк. Бу-халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән затлар, ә эштән азат итү куркынычы янаган хезмәткәрләр өчен җәмәгать эшләре, 6 ай вакытлы эш белән тәэмин итү һәм һөнәри белем бирү.

«Агымдагы шартларда икътисадның тотрыклылыгын арттыру система барлыкка китерүче предприятиеләргә таянырга тиеш, - диде Алексей Песошин. - Без аларга ярдәм итү буенча фикер алыша торган күп кенә чаралар федераль дәрәҗәдә эшләнә инде. Ташламалы кредит бирү программасын эшләтеп җибәрүне, яңа транспорт-логистика схемаларын эшләүне тизләтергә кирәк. Шулай ук импортны алыштыру буенча проектларны тизләтелгән финанслау механизмнары кирәк».

Төбәкара кооперация турында сөйләгәндә, Песошин билгеләп үткәнчә, әлегә төбәкләр арасында мондый элемтәләр начар үскән. «Без күрше төбәкләрнең мөмкинлекләре турында һәрвакытта да белмибез. Округ дәрәҗәсендә тиешле эшче төркем булдыру максатка ярашлы. Монда республикада эшләп килүче Төбәк маркетинг үзәге тәҗрибәсе файдалы булырга мөмкин, анда бөтен ил буенча тәэмин итүчеләрне эзләү инструментлары гамәлгә ашырылган. Аңа Идел буе федераль округының барлык төбәкләренә дә кушылырга тәкъдим итәм», - диде ул.

Моннан тыш, Иннополис университеты белән берлектә төбәкара кооперацияне тәэмин итү максатларында, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы каталогында продукция эзләү һәм анализлау өчен программа тәэминаты булдырыла.

Инвестицияләр җәлеп итү һәм агымдагы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру аерым игътибар таләп итә. Төбәкләрнең ихтыяҗларын һәм фикерләрен исәпкә алып, преференциаль механизмнарны җайлаштырырга кирәк.

«Капитал салуларны яклау һәм хуплау турындагы закон эре проектларга ярдәм итүнең нәтиҗәле механизмы булды. Инвестпроектларны максималь рәвештә җәлеп итү өчен, республика авыр чыгарыла торган нефть запасларын чыгару проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеген карарга, инфраструктура объектларын төзүгә киткән чыгымнарны капларга һәм акцизларны исәпкә алырга мөмкин булган салымнар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итә», - дип билгеләп үтте Алексей Песошин.

Система барлыкка китерүче предприятиеләргә ярдәм итү чаралары белән беррәттән, без кече һәм урта бизнес субъектлары турында да онытырга тиеш түгел, дип саный Татарстан Премьер-министры.

«Федераль дәрәҗәдә хуплауны таләп итә торган кайбер закон чыгару инициативаларын тәкъдим итәбез, - диде ул. - Бу закон проектлары федераль дәрәҗәдә хуплануны таләп итә. - Беренчедән, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен барлык түләүләр, шул исәптән минималь хезмәт хакыннан артмаган түләүләрне дә кертеп, 15% дәрәҗәсендә иминият взнослары күләмен билгеләргә кирәк. Икенчедән, үзмәшгульләр кеременең иң югары чиген 2,4 млн сумнан 3,2 млн сумга кадәр арттырырга һәм аларны продукциясен маркировкадан азат итәргә».

Моннан тыш, барлык төбәкләр өчен дә торак төзү темпларын саклап калу һәм аңа тотрыклы ихтыяҗны тәэмин итү мөһим бурыч булып кала.

«Узган ел нәтиҗәләре буенча илдә рекордлы торак күләме кертелде, - дип искәртте А. Песошин. Шуңа бәйле рәвештә, ташламалы ипотека кредитын саклап калырга һәм төзелеш һәм чиктәш тармакларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк башка мөһим чаралардан 6 млн. сумга кадәр кредит суммасын арттырырга, төзелгән контрактларның 80%ына кадәр финанслауны, дәүләт контрактлары буенча банк гарантияләренең кирәклеге турындагы таләпләрне яңадан карарга кирәк. Шулай ук минераль ашламалар сатып алу аналогиясе буенча дәүләт контрактлары буенча төзелеш материалларын үзәкләштерелгән сатып алуны оештырырга кирәк».

Сәнәгать продукциясенә ихтыяҗны арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү өчен эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны саклап калу мөһим. Шулай ук инфраструктур бюджет кредитлары механизмын һәм лимитларын саклап калу мөһим, алар кысаларында хәзер төп транспорт проектлары гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте үз чыгышында Алексей Песошин.

Халыкның якланмаган катламнарына ярдәм итүнең актуаль чарасы – ТКХ хезмәтләре өчен вакытында түләмәү өчен пеня исәпләү шартларын үзгәртү турында федераль Хөкүмәт карары.

«Шуның белән бергә, тарифларны тоткарлау максатыннан, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга аларның инвестпрограммаларын финанслауга кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләргә тәкъдим итәбез. Республикада хакимият органнарының бөтен эшчәнлеге иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны һәм социаль-икътисадый үсешне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ышанам ки, хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләренең җайга салынган эше безгә агымдагы чакыруларны җиңәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде аннары Татарстан Премьер-министры.

Ул шулай ук республикада барлык социаль йөкләмәләр дә үтәләчәк, дип белдерде.

Алексей Песошин бүгенге фикер алышуның әлеге этапта беренче чираттагы чараларны билгеләү өлешендә файдалы булачагына ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International