Казанда Универсидага әзерлек эшләре тәмаланды диярлек, Татарстан башкаласы тулысынча студент Уеннарына әзер булсын өчен транспорт инфраструктурасы һәм төзекләндерү буенча берничә эшне генә бетерәсе бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов белән бергә Универсиада объектларын карап чыкканан соң хәбәр итте.
карап чыкканан соң журналистларга биргән интервьюда РФ беренче вице-премьеры И.Шувалов Казанда Универсиадага әзерлек кысаларында бик зур эш эшләнгәнен билгеләп үтте. «Хәзер төгәлләү эшләре бара, бу көннәрдә барысы да тәмамланачак. Без бүген күргән барлык объектлар бик әйбәт хәлдә диярлек, хәтта баштарак берникадәр шик һәм курку тудырганнарында да», - дип ассызыклады Игорь Шувалов.
Аның фикеренчә, Казан Универсиадага әзерләнә башлаганнан бирле бик тә үзгәрде. «2013нче елгы Казан һәм 2009нчы елгы Казан – бу шәһәрнең бөтенләй төрле хәләтләре. Без бүген метрода булдык, юл чишелешләренә карадык - бик күп эш башкарылган», - дип искәртте РФ беренче вице-премьеры.
«Казан – бөтенләй башка масштабтагы шәһәр инде. Бөтен илдән килгән кешеләр биредә фән, белем алу, спорт белән шөгыльләнәчәк, һәм модна яшәргә теләгән бөтен кешеләр өчен үсешкә бик зур мөмкинлекләр бар», - ышанып белдерде Игорь Шувалов.
Универсиада ачылу һәм ябылу тантаналары үтәчәк Kazan Arena стадионы турында сөйләгәндә, Игорь Шувалов аның тулысынча әзер икәнен ассызыклады. «Стадионәзер, барлык системалары эшли, якындагы арада ачылу тантанасы репетицияләре узачак - башта яртылаш, ә соңыннан бөтен трибуналарны да тутырып», - дип белдерде РФ беренче вице-премьеры.
Россия Федерациясе Спорт министры Виталий Мутко үз чиратында хәбәр иткәнчә, Россия студентлар җыелма командасы алдында гомуми команда зачетында беренче урынга чыгу максаты куелачак. «Без Казандагы Универсиадада иң көчле спортчылар чыгыш ясавын телибез, команда составында 25 олимпия чемпионы, 160 ка якын атказанган һәм халыкара класслы спорт мастеры булачак », - дип белдерде В.Мутко.
Аның сүзләренчә, Россия Хөкүмәте тарафыннан беренче мәртәбә Универсиада медальләре өчен спортчыларны бүләкләү турында фәрман кабул ителгән. Бүләкләр чагыштырмача зур булмый - Европа чемпионаты чемпионатларындагы медальләр өчен бирелгән акча күләмендә , алтын медальгә 160 мең сум тирәсе.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов интервьюда Игорь Шуваловның Казанга килү максаты Универсиада объектларының әзерлеген соңгы тапкыр йомгак ясап тикшерү өчен килүе турында хәбәр итте. «Безгә әле транспорт инфраструктурасы, төзекләндерү буенча эшлисе бар», - дип әйтте ТР Президенты.
«Башкарыла торган эш турында Универсиада оргкомитеты рәисе Игорь Шуваловка хәбәр иттек, берничә җитди фикер ишеттек, әмма без төзәлергә сәләтле, - ышандырды Рөстәм Миңнеханов. - Казан безнең кунакларны шаккатырсын иде, матурлыгы беән генә түгел, ә спорт көче белән дә, Универсиада күңелле үтсен иде. Кунаклар һәм тамашачылар күңелендә күп кенә матур истәлекләр калсын иде».