ТР Икътисад министрлыгы: Татарстанда бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен җитәрлек

2022 елның 26 марты, шимбә

Татарстан Республикасында бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада озак саклана торган товарларны ваклап сату күләме вәзгыятенә мониторинг ясау, шулай ук даруханә челтәрләрендә даруларның булу-булмавына һәм бәяләренә көндәлек оператив мониторинг уздыру дәвам итә.

Сәүдә предприятиеләре беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин ителгән, диде ул, маркетплейслар эше штат режимында дәвам итә, заказлар элеккеге вакытында башкарыла. Продукция ассортименты җитәрлек.

Төбәкнең хезмәт базарындагы вәзгыять тә тотрыклы.

Предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен бүген импортны алмаштыру мөһим булып тора, дип ассызыклады министр. Бу мәсьәләне хәл итү өчен республика маркетинг үзәге базасында импортны алмаштыру платформасы камилләштерелде.

Республикада атна саен система барлыкка китерүче республика оешмаларының финанс-икътисадый торышына мониторинг һәм бәяләү дәвам итә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү буенча чаралар планы һәм мәгълүмат җыюның интерактив формасы эшләнде. Өстенлекле инвестицион проектларны инвентаризацияләү; проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча предприятиеләр белән үзара хезмәттәшлекне оештыру; тормышка ашыру стадияләре буенча проектларны рангларга бүлү үткәрелде.

178 өстенлекле инвестпроектның 14е буенча гына элек планлаштырылган графиклардан артта калу күзәтелә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, кредит оешмалары вәкилләре белән очрашу узган, анда Татарстан Республикасы Прокуроры вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Милли банкының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе катнашкан. Эшкуарларга ярдәм итү чаралары турында фикер алышынган. Әйтик, кредит каникуллары буенча программа эшли башлаганнан бирле 1 029,9 млн сумлык 130 гариза бирелгән. 533,5 млн. сумлык 88 гариза хупланган.

Мидхәт Шаһиәхмәтов эшкуарларны бу механизмга җәлеп итүнең түбән булуын билгеләп үтте һәм бизнеска мәгълүмат бирергә тәкъдим итте.

Эшкуарлар өчен банк эчендәге программалар буенча кредитларны реструктуризацияләү мөмкинлеге бар. Хәзерге вакытта 548 гариза бирелгән, шулардан 168 гариза хупланган.

Ул авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен ташламалы кредит бирү программаларына аерым тукталды (программа Россия Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла). Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 3 949,9 млн сумлык 75 гариза бирелгән. Шуларның 48е хупланган.

Федераль дәрәҗәдә «МСП Корпорациясе» АҖ, Россия Федерациясе Үзәк банкы һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан ташламалы кредит бирү программалары эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International