ТР Төзелеш министрлыгы: Быел Татарстанда 760 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау планлаштырыла

2022 елның 2 апреле, шимбә

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика программа чараларын тормышка ашыруга әзерлек, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 2 объектта башланган. Төзекләндерү эшләре 2 сәламәтләндерү лагеренда да алып барыла. Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен капиталь ремонтлау буенча эшләр 11%ка башкарылган.

Яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлауга килгәндә, биредә эшләр барлык 6 объектта да алып барыла. Муниципаль архивларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 15%ка башкарылган. Стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмалары буенча пландагы эш күләме 23%ка ябылган. Сәламәтлек саклау стационар объектларында капиталь ремонт программасы план күләменең 41%ка үтәлгән.

Башкарма комитетлар биналарын капиталь ремонтлау –  34%ка, яшүсмерләр клубларын - 48%ка, Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр биналарын – 65%ка, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренеке – 76%ка башкарылган.

Шулай ук Алексей Фролов күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру турында да мәгълүмат бирде. Программаның финанс күләме быел 6 млрд. 430 млн. сум тәшкил итә. Яңартылырга тиешле йортлар исемлегенә 760 торак объект кертелгән. Аларның мәйданы 4 млн 755 мең квадрат метр тәшкил итә. Бүгенге көндә 135 йорт буенча килешүләр төзелгән.

Нотыкчы халыкның түләү дисциплинасы мәсьәләләренә аерым тукталды. Февраль аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 93,7% дәрәҗәсендә теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3%ка артыграк. Уртача еллык җыем күләме 99,3%ка җитә. Шуңа да карамастан, ТКХ өчен халыкның гомуми бурычы күләме 8 млрд. 661 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International