Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына, ТР Транспорт министрлыгы һәм ГХМ белән бергә, язгы ташуларны даими контрольдә тотарга кушты

2022 елның 9 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан территориясендә язгы ташуларның барышы турындагы мәсьәләне күтәрде.

Киңәшмә гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

«Язгы чор башлану белән территорияләрне су басу буенча мөрәҗәгатьләр саны арта, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Социаль челтәрләрдә фото- һәм видеоматериаллар актив тиражлана. Шәһәр яны бистәләрендә, торак йортларның аерым подъездларында, ишегалларында, юлларда су басулар бар. Шулай ук тротуарлар һәм җир асты кичүләре дә бар. Күп кенә елгаларда су арту нәтиҗәсендә боз күтәрелде һәм хәрәкәт башланды. Түбән булган автомобиль күперләрен су басуның өч очрагы мәгълүм».

Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә, язгы ташуларны даими контрольдә тотарга кушты.

«Тиз арада реакция белдерергә кирәк, - диде ул. - Язгы ташу чорында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү, халык белән аңлату эшләрен көчәйтү, эш өчен кирәкле бөтен нәрсәне тәэмин итү мөһим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International