2021 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру һәм 2022 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «2021 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2022 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Илья Торосов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Энергетика һәм энергия саклау технологияләре буенча Татарстан халыкара форумы ачылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышының көн тәртибе кысаларында төп нотык белән чыгыш ясады. Татарстанда 2021 елда электр энергиясен куллану 32 млрд кВт/сәг тәшкил иткән, бер ел эчендә 10%ка арткан, бу сәнәгый су сибү белән бәйле. Электр энергиясе җитештерү 13%ка 27 млрд кВт/сәг кадәр арткан, әмма республикада электр энергиясе кытлыгы саклана әле.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанның электр энергиясе өлешендә 2025 елда тулысынча үз-үзен тәэмин итүгә чыгуы планлаштырыла.

Бүленгән генерация өлкәсендә шактый үсеш көтелә, хәзер аның куәте 280 мВт (ТРда билгеләнгән куәтнең 3,5%ы) тәшкил итә, 2023 елга ул 1 мВт дан артып китәчәк, бу билгеләнгән куәтнең 13,9%ын тәшкил итәчәк.

Альберт Кәримов шулай ук, энергетика объектларын модернизацияләү дә мөһим, дип белдерде.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы шулай ук «2035 елга кадәр чорга энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру» Россия Федерациясе дәүләт программасы проекты 2035 елда тулаем эчке продуктның энергия сыйдырышлылыгын 35%ка киметү максатын куя, дип искәртте (2019 ел дәрәҗәсенә).

Аннары Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында энергияне сак тоту муниципаль программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

«Татарстан Республикасында энергия нәтиҗәлелеген арттыру нигезе буларак, Татарстан Республикасының энергия системасын үстерү», «Татарстан Республикасының энергетика комплексы кысаларында «СИБУР Холдинг» ГАҖнең энергетика инфраструктурасын үстерү турында» нотыклар яңгырады, шулай ук «Актүбә ш.т.б. автоном тотрыклы җирлеге мисалында углерод-нейтраль икътисадка күчү буенча «Татнефть» төркеменең комплекслы программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру» нотыгы тәкъдим ителде.

Россия Федерациясендә энергиянең нәтиҗәлелеге буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында Россия Икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Илья Торосов сөйләде.

Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин утырыш кысаларында санкцияләр шартларында эшләү – үз сәнәгать сәясәтеңне тулысынча яңадан карау мөмкинлеге, дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, бүген Россиягә импорттан тулысынча үз сәнәгать җитештерүенә  күчәргә кирәк. Алдан ук төзелгән компанияләр тиз арада күчә алачак, дип саный Игорь Левитин.

«Әлбәттә, без чит ил җиһазларына бәйле, һәм без тиз генә күчмәячәкбез. Әмма барлык логистик чылбырлар да диярлек җимерелгән, бу продукцияне яңадан җибәрүне җайга салырга кирәк. Шуңа күрә нәтиҗә бер. Безгә үз сәнәгатебезгә күчәргә кирәк», - диде Игорь Левитин бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында чыгыш ясаганда хәбәр иткәнчә: 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан тулаем төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы 3,7%ка арткан. 2020 елга энергия сыйдырышлылыгын 40%ка киметү бурычы үтәлмәгән. Шул ук вакытта республика буенча энергия сыйдырышлылыгы 2007 ел дәрәҗәсенә карата 26,2%ка кимегән.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге шартларда беренчел мәсьәлә – импортны алмаштыру, бигрәк тә энергетикада. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, үзэшләнмәләргә алмаштыру өчен кирәкле продукциягә анализ ясарга кирәк.

Утырыш барышында шулай ук энергияне сак тоту өлкәсендә иң яхшы казанышларга конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International