Татарстанда теркәлгән эшсезләр саны 10757 кеше тәшкил итә

2022 елның 23 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында социаль хезмәт өлкәсен үстерүне тәэмин итү чаралары турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Ул тышкы санкция басымы шартларында хезмәт базарындагы хәлне чагыштырмача тотрыклы дип бәяләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Республикада теркәлгән эшсезләр саны 2022 елның 22 апреленә 10757 кеше тәшкил итә (2022 елның 1 мартына – 10242 кеше). Эшсезлек дәрәҗәсе 0,53%ны тәшкил итә. Шул ук вакытта республикада эшче көчләргә ихтыяҗ бар. Хезмәт базарында вакансияләр саны – 61252.

Тармаклар буенча иң зур ихтыяҗ – төзелеш өлкәсендә (барлык вакансияләрнең 33%ы), производствода (14%), транспортта, мәгариф һәм фән, шулай ук азык-төлек сәнәгатендә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны бастырып чыгаруны дәвам итә.

Эльмира Зарипова шулай ук Татарстанда тармак буенча уртача айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча да мәгълүматлар китерде. Әйтик, 2022 елның гыйнвар-февраль айларында уртача хезмәт хакы республика буенча 46169,5 сум тәшкил иткән, шул ук вакытта кунакханә бизнесы һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә – 30582 сум, авыл хуҗалыгында – 31367 сум, финанс эшчәнлеге өлкәсендә – 69945 сум, файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә – 70179 сум.

Хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булган предприятиеләр дә бар (минималь хезмәт хакы күләме) – бу 847 предприятие. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы искә төшергәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 12792 сум тәшкил иткән, ә 2022 елның 1 гыйнварыннан – 13890 сум республикада мондый предприятиеләр – Алабуга, Мөслим, Тукай, Ютазы районнарында.

Эльмира Зарипова 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык акчалата түләү мәсьәләсе буенча мәгълүмат бирде. Мондый түләүләрне алучылар – җан башына туры килгән керем күләменнән түбәнрәк гаиләләр (милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен исәпкә алып, Татарстан Республикасында 10 756 сум).

Түләү өчен гаризаны агымдагы елның 1 маена кадәр дәүләт хезмәтләре аша, КФҮтә яки Россия Пенсия фонды бүлегендә тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International