Татарстан мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны киңәйтү турында өч яклы килешүгә имза салды

2013 елның 21 июне, җомга

Мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны киңәйтү турында өч яклы килешүгә бүген “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер, “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ генераль директоры Виктор Зубков һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов имза салды.

Имза салу Петербург халыкара икътисадый форумы (“Ленэкспо” комплексы, Санкт-Петербург) мәйданчыгында узды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы җәмәгать транспортын, коммуналь һәм төзелеш техникасын газга күчерүне гамәлгә ашыручы тиешле инфраструктураны үстерү буенча сынау регионнары исемлегенә кертелгән иде.

Имза салу тантанасы азагында “ИТАР-ТАСС “ агентлыгына биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов хәбәр иткәнчә, газ-мотор ягулыгы эре шәһәрләр өчен аеруча актуаль, бу газның экология өлкәсендәге өстенлеген файдаланырга ярдәм итәчәк, газны илдә эчке куллану ны тәэмин итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенгә зур әзерлек эшләре башкарылган инде. Бүген газ тутыру станцияләрен нәтиҗәле кулланырга кирәк, диде ул. Моннан тыш,газга корылган автомобильләр барлыкка килмичә проект бар көченә эшли алмаячак. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “КАМАЗ” ААҖ мондый автомобильләрне эшләп чыгара, һәм Татарстан 262 автобуска заказ бирде инде, алар газ-мотор ягулыгында эшлиләр.

Без беренче чиратта җәмәгать транспортын газ-мотор ягулыгына күчерәчәк , диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искә төшергәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте җәмәгать транспорты газ-мотор ягулыгында эшләгән регионнарга субсидияләр бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International