Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Халыкара гаилә көне белән котлады

2022 елның 15 мае, якшәмбе

Кадерле татарстанлылар!

15 майда без Халыкара гаилә көнен – иң якты һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтәбез.

Тормышыбыз безгә яраткан һәм якыннарыбыз бүләк иткән җылылык һәм игелек белән тулы. Аларның ярдәме һәм мәхәббәте безне шатлыклы һәм кайгылы минутларыбызда озата бара, иҗатка рухландыра, көч бирә, иң катлаулы мизгелләргә ышаныч һәм батырлык өсти.

Гаилә – халыкның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу, илнең бәяләп бетергесез рухи-әхлакый мирасын арттыру нигезе.

Гаиләдә, аның гармонияле үсеше, киләчәккә ышаныч – безнең күп милләтле һәм күп конфессияле республикабызның һәм Россия Федерациясенең көче!

Бу матур көндә гаилә бәхете, иминлек, үзара аңлашу һәм ышаныч телим.

Бер-берегезне саклагыз!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International