Алексей Песошин «KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммитта катнашты

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Пленар утырыш «Уртак куллану икътисады һәм хәләлнең гомуми файдасы" темасына багышланган.

Саммитның төп темалары - ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «KazanSummit» – Россия Федерациясе төбәкләренең һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең икътисадый хезмәттәшлегенең төп һәм бердәнбер мәйданы.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күргәзмә икътисадның барлык өлкәләрен күрсәтә, алар арасында медицина һәм сәламәтлек саклау, косметика һәм химия сәнәгате, мода һәм матурлык индустриясе, туризм һәм кунакчыллык; азык-төлек һәм туклану; мәгълүмат технологияләре; финанслар, инвестицияләр һ.б.лар бар.

«KazanSummit» кысаларында беренче тапкыр Бөтендөнья хәләл көне – World Halal Day уза. Чара күргәзмә мәйданчыгында барлык кунаклар өчен бушлай булачак.

Быел саммитның эшлекле программасы бик бай. Партнерлык финанслары, медицина, спорт, креатив индустрия, экспорт үсеше һ.б. хакында фикер алышачаклар.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, әлеге саммит Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында уза. 

Күргәзмә Россиядә хәләл индустрияне популярлаштыруга, икътисадның хәләл сегменты потенциалын демонстрацияләүгә, потенциаль сатып алучыларга һәм партнерларга продукцияне тәкъдим итү мөмкинлеге бирүгә юнәлдерелгән.

Быелгы саммитның төп темалары арасында-ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, экспорт үсеше, аңлы куллану, эшмәкәрлек һәм инвестицияләр, креатив индустрия, дипломатия һәм башка мәсьәләләр. Чара кысаларында «Russia Halal Expo» күргәзмәсе, Бөтендөнья хәләл көне, Машина төзелеше кластер форумы, Халыкара Сәүдә-сәнәгать палаталары форумы һ. Б. лар уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International