Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында 2021/2022 елгы ягып җылыту чорына йомгак ясалды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «2021/2022 елның ягып җылыту чорында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының эш йомгаклары һәм 2022/2023 елның ягып җылыту чорына әзерлек буенча бурычлар турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында трансляцияләнде.

«Ел саен ягып җылыту сезоны тәмамланганнан соң, без Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышларын уздырабыз, – диде Алексей Песошин. – Муниципаль районнарның һәм торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика предприятиеләренең җайга салынган эше нәтиҗәсендә 2021/2022 елның көзге-кышкы чорына әзерлек билгеләнгән срокларда башкарылды. 2021/2022 елның ягып җылыту чорына әзерлек кысаларында барлык энергия белән тәэмин итүче оешмалар һәм муниципаль берәмлекләр белән «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ белән табигый газ белән тәэмин итү буенча килешү төзелде. Муниципаль берәмлекләрнең ягып җылыту чорына әзерлегенең төп күрсәткече булып әзерлек паспортын алу тора. Ростехнадзорның Идел буе идарәсе үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча 45 муниципаль берәмлектән 2021/2022 елгы җылылык чорына әзерлек паспортларын 40 муниципаль берәмлек алган. Арча, Мөслим, Питрәч, Сарман муниципаль районнары һәм Казан шәһәре әзерлек паспортларын алмаган.

Җылыту чорында эшләү өчен 3 146 котельный, 17 476 күп фатирлы йорт, 3 333 мәгариф объекты, 2 013 сәламәтлек саклау объекты, 1 962 мәдәният объекты, 311 спорт һәм яшьләр объекты, 175 социаль яклау объекты әзерләнгән. Узган ягып җылыту көзге-кышкы чорда, кызганычка каршы, җылылык белән тәэмин итүне туктатып тору рәвешендәге аварияләр дә урын алды. Гомумән алганда, ягып җылыту чорында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 2 741 авария булган.

Алексей Песошин ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләренә, муниципаль район башлыкларына ягып җылыту чорына әзерлек сыйфатын тикшереп торуны көчәйтергә кушты. «Челтәр компанияләренә чираттагы җылыту чорына әзерлек вакытында ремонт эшләренең сыйфатын контрольдә тотуны катгыйландырырга кирәк. Киләчәктә Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә булган җитди аварияләрне булдырмас өчен, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләренең тузу дәрәҗәсен вакытында ачыкларга һәм алыштырырга кирәк», - диде ул.

Ягып җылыту чоры дәвамында Дәүләт торак инспекциясенә республика халкыннан җылылык белән тәэмин итү буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә карата 1016 мөрәҗәгать кергән.

Кышка әзерлек энергия ресурслары өчен халык, оешма һәм предприятиеләрнең түләүләренә турыдан-туры бәйле. Торак-коммуналь комплекс оешмаларының ягулык-энергетика ресурслары өчен гомуми бурычы 2015 елдан акрынлап кими бара. Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының энергия ресурслары өчен срогы чыккан гомуми бурычы 360,0 млн. сум тәшкил итә. Шулардан газ өчен – 296,0 млн. сум, электр энергиясе өчен – 64,0 млн. сум). Бер ел эчендә бурычларның гомуми күләме 70,0 млн. сум тәшкил иткән.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин 2021/2022 елгы ягып җылыту чорының барышы турында тулырак мәгълүмат бирде.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, ягып җылыту чоры 6 сентябрьдә башланып быел елның май аенда тәмамланган. Бу – 261 көн, яки календарь елының өчтән ике өлеше, дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International