Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңүчеләргә дәүләт стипендияләрен тапшырды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда фестивальнең барлык этапларында 64 меңнән артык кеше катнашты. 2022 елның февраленнән март аена кадәр фестивальнең зона сайлап алу турлары Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Чистай, Арча, Лаеш, Зеленодольск һәм Казанда узды. Барлыгы 10 зона этабы узды. Анда 19 100 дән артык кеше һәм 3 582 номер катнашты.

«Созвездие – Йолдызлык» суперфиналы 9-13 апрель көннәрендә узды, чараларда 6 меңләп кеше катнашты. Программада Россия төбәкләреннән (Мәскәү, Әстерхан һәм Самара өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл, Чуашстан республикаларыннан) 1 091 иҗади номер, коллективлар катнашты.

Җиңүчеләрне котлап, Ләйлә Фазлыева фестивальдә катнашучыларның үзләренең генә түгел, ә аларның әти-әниләре, әби-бабайларының да зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

"Кадерле балалар, сез – безнең канатлар, һәм без, чыннан да, сезнең кебек кешеләр булганда оча алабыз, - диде Ләйлә Фазлыева. - Бүген Халыкара балаларны яклау көне. Сез – республика талантларын ачык гәүдәләндерүче, һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сезгә котлау сүзләрен җиткерә һәм уңышлар тели".

Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, «Созвездие – Йолдызлык» хәрәкәтендә катнашучылар 1 миллионнан артык кеше. «Бу безнең бөтен галәм дигән сүз, - диде ул. - Бу безнең өчен бик мөһим. Без сезнең белән горурланабыз. Кайчагында сезне бераз әрләшсәк тә, барыбер сезнең белән горурланабыз!»

Аннары «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы булды.

Белешмә өчен:

Соңгы 22 елда «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивалендә 1 миллионнан артык талантлы һәм сәләтле бала катнашты, алар Татарстанның алтын фонды булдылар. «Созвездие – Йолдызлык» хәрәкәте – Россиядә иң зур фестиваль генә түгел, ә иҗат яшьләренә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча ел әйләнәсендә эшли торган система да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International