Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районындагы Сабантуй бәйрәмендә булды

2022 елның 11 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районында Сабантуй милли бәйрәмендә катнашты.

Бәйрәм чараларын үткәрү урынында, Югары Осланның мәдәният һәм ял паркында, Роман Шәйхетдинов татар, чуаш, мари һәм башка милләтләрнең халык көнкүреше үзенчәлекләре белән танышты, милли уеннар һәм спорт ярышлары тамашачысы булды.

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, сәхнәдән чыгыш ясап, Сабантуй җирнең уянуын, игенчеләр хезмәтен данлый, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен, кунакчыллыгын күрсәтә, дип билгеләп үтте. "Аграр секторның торышына, җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр, фермерлар, тармакның башка хезмәткәрләренең көндәлек киеренке хезмәтенә, муниципаль районның икътисади тормышы турыдан-туры бәйле. Бүген без барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дә зур рәхмәт әйтәбез. Ә тармакның иң яхшы вәкилләре бүген үзләренең лаеклы бүләкләрен һәм хөрмәтләрен алачак", - дип хәбәр итте район башлыгы.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, үз чиратында, район халкын сәламләде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде: «Татарлар өчен Сабантуй – туган йорты белән бәйләүче җеп, рәхмәтле истәлекләр һәм җылы хатирәләр. Сабантуйны бәйрәм итү Россия халыкларының мәдәни мирасы елында аеруча зур әһәмияткә ия. Быелгы Сабантуй алдыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан зур чаралар үткәрелүе - бу әһәмиятле вакыйга татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үсешенә, халыкның көндәлек тормыш-көнкүрешенә сизелерлек йогынты ясады. Сабантуйны бәйрәм итү һәркемгә халкыбызның бай тарихи-мәдәни мирасына кагылырга, дуслар һәм фикердәшләр белән аралашудан шатланырга мөмкинлек бирер дип ышанам. Сезгә чын күңелдән күтәренке кәеф, тормыш оптимизмы, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!»

Бәйрәмнең рәсми өлеше ахырында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International