Татарстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин Казандагы Сабантуй мәйданчыгында булды

2022 елның 19 июне, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Казанда татар милли бәйрәме - Сабантуйда булды.

Искәртик, быел бәйрәм Казанның өч мәйданчыгында – Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендә, шулай ук Аккош күле урман-парк зонасында узды.

Милли ишегаллары кунакларны бәйрәмнең барлык урыннарында да уеннар һәм иҗади мастер-класслар, Татарстан муниципаль районнары продукциясе күргәзмәләре, кулдан эшләнгән эшләнмәләр ярминкәсе белән каршы алды.

Кунаклар өчен халык күңел ачулары, гадәттәгечә ярышлар каралган.

Дәрвишләр бистәсендәге программа йолдызлары - Ришат Төхвәтуллин һәм Эльмира Кәлимуллина булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин барлык кунакларны һәм катнашучыларны бәйрәм белән котлады.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте исеменнән сезне бәйрәм белән котлыйм, - диде ул. - Сабантуй бәйрәме - ул безнең милли байлыгыбыз. Бу тынычлык, милләтара һәм конфессияара татулык символы. Ул авылларда, район үзәкләрендә, республика шәһәрләрендә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә билгеләп үтелә. Быел Сабантуй Россиянең 58 төбәгендә һәм 35 чит илдә узачак. Бу бәйрәмдә без барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез – алар табыннарыбыз мул булсын, һәрвакыт икмәк булсын өчен тырышалар. Авыр хезмәтләре өчен аларга баш иябез һәм зур рәхмәт!»

Рөстәм Нигъмәтуллин кунакларга шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International