Татарстанда өч алдынгы инженер мәктәбе булдырылачак

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының шул исемдәге федераль проекты кысаларында Россиянең эре университетлары базасында төзеләчәк 30 алдынгы инженер мәктәбе исемлеге расланды. Татарстанда шундый өч мәктәп барлыкка киләчәк.

КФУның Чаллы институты базасында инженер мәктәбе «КАМАЗ» белән партнерлыкта машина төзелеше өлкәсендәге проектлар эшләячәк, КНИТУ-КХТИ каршындагы мәктәп «СИБУР Холдинг», «Газпром», «Аммоний» белән партнерлыкта химия сәнәгате белән шөгыльләнәчәк, ә Иннополис Университетының алдынгы мәктәбендә Россия Финанслар министрлыгы ярдәме белән «Газпром», «Ростелеком», «Газпромнефть», VK, «Ак Барс Банк» һәм МТС белән берлектә ИТ-инженерлар әзерләячәк.

Иннополис Университеты, алдынгы инженер мәктәбе кысаларында, 2030 елга кадәр цифрлы продуктларны эшләү һәм гамәлгә кертү чараларын тулы импортка алыштыруны тәэмин итәргә, 14 мең ИТ-белгеч әзерләргә һәм югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча яңа белем бирү программаларын эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Бу максат белән югары уку йорты экспертлары, партнерлар белән бергә, яңа югары белем бирү программаларын эшләячәкләр, алар буенча укулар 2023 елда башлана: «Мәгълүмат системалары инженериясе» (бакалавриат), «Программа инженериясе», «Системаларның һәм челтәрләрнең иминлеге инженериясе», «Ясалма интеллект һәм мәгълүматлар инженериясе» (барысы да – магистратура). Биредә шулай ук өстәмә һөнәри белем бирүнең сигез программасы буенча белем бирү рәвешен эшләргә һәм башлап җибәрергә планлаштыралар.

«Бу масштаблы проект Россия фәненең һәм индустриясенең алга таба актив үсешенә ярдәм итәчәк. Татарстан югары уку йортларының җиңүче командаларын котлыйм һәм индустриаль партнерларга ярдәмнәре һәм ышанычлары өчен рәхмәт белдерәм. Алдагы 8 ел дәвамында зур эш башкарасы бар», – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.

«Алдынгы инженер мәктәпләре» федераль проекты 2022 елда Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы инициативасы белән башланып китте һәм икътисадның югары технологияле тармаклары өчен квалификацияле инженер кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән 42 инициативасының берсе булып тора, ул «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасы кысаларында башкарыла.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International