Россия Икътисадый үсеш министрлыгы чираттагы тапкыр «Иннополис» МИЗның нәтиҗәлелеген 100% дип таныды

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләвенчә, «Иннополис» Татарстан Махсус икътисадый зонасының нәтиҗәлелеге 2021 елда янә 100% тәшкил итте. Ул өченче ел рәттән техник-гамәлгә кертү тибындагы Россиянең иң яхшы махсус икътисадый зоналарының берсе дип таныла.

Бүген «Иннополис» МИЗда 323 компания (резидентлар, партнерлар һәм стартаплар) эшли, шуларның 100е 2021 елда җәлеп ителгән. 2021 ел нәтиҗәләре буенча аларның инвестицияләренең факттагы күләме арту нәтиҗәсендә 58,9 млрд. сум (2020 елда – 39,5 млрд.), керем күләме – 113,3 млрд. сум (2020 елда – 75,8 млрд.), төрле дәрәҗәдәге бюджетларга җыелган салым суммасы 14,3 млрд. сум (2020 елда – 10 млрд.), яңа эш урыннары саны – 8375 (2020 елда – 6390) тәшкил итте. «Иннополис» МИЗ, резидентларны актив рәвештә җәлеп итеп кенә калмыйча, инфраструктураны да үстерә: биредә ике яңа «бумеранг» технопаркы төзелә, ике индустриаль мәйданчык төзү буенча инвестицион проектлар эшли башлады. Шулай ук шушы көннәрдә Россия Хөкүмәте «Иннополис» МИЗ чикләрен киңәйтүне хуплады.

«Иннополис» МИЗның ИТ-индустрия белән системалы эше үз «җимешләрен» бирә һәм күрсәткечләрне нәтиҗәле һәм вакытында үтәүгә китерә. Әмма күрсәткечләрне үтәү үзмаксат түгел, без инвесторлар, компанияләр, ИТ-белгечләр белән актив эш алып барабыз. Алда безне зур эш көтә», – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы 25 абсолют һәм чагыштырмача сан күрсәткечләре, шулай ук нәтиҗәлелекнең алты хисап күрсәткечләре буенча төрле типтагы 38 МИЗ (шул исәптән 7 – техник-гамәлгә кертү тибындагы) эшен бәяләде. Резидентлар эшчәнлеге, инфраструктура булдыруга федераль һәм төбәк бюджетларыннан акча кертүнең рентабельлелеге, идарә органнары эшчәнлеге һәм башка параметрлар исәпкә алынды.

«Тулаем алганда, МИЗ механизмы нәтиҗәле, дип әйтергә була. Дәүләт бу механизмга үз чыгымнарының 90%ын кире кайтарды. Резидентлар Россия бюджет системасының барлык бюджетларына 275,3 млрд. сум түләгән, шул ук вакытта дәүләт МИЗга 304,8 млрд. сум тоткан, шуның 204,9 млрд. сумы төзелешкә турыдан-туры чыгымнар һәм 99,9 млрд. сумы төрле ташламалар бирү сәбәпле, төшеп калучы керемнәр рәвешендә. Барлык мәйданчыклар күрсәткән динамиканы исәпкә алып, МИЗ механизмының тулысынча аклануын быел ук көтәбез», - дип ассызыклады РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International