Рөстәм Нигъмәтуллин «Алга» ирекле батальонын хезмәт итү урынына озату тантанасында катнашты

2022 елның 8 июле, җомга

Бүген Казан югары танк команда училищесы территориясендә «Алга» ирекле батальонын хезмәт итү урынына озатуга багышланган тантаналы митинг узды. Чарада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

«Бүген без һәм безнең белән бергә бөтен республика, сезне махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен озатабыз», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Нигъмәтуллин «Алга» батальоны вәкилләренә.

Ул ассызыклаганча, Россия тарихы күп кенә буын вәкилләренең үз сакчыларының батырлыгы һәм каһарманлыгы, рух ныклыгы һәм Ватанга мәхәббәт үрнәкләренә бай.

«Күп тапкырлар безнең халык өлешенә төшкән кырыс сынау елларында сугышчылар һәрвакыт батырлык, хәрби бурычка тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт күрсәттеләр. Сезгә уңышлар телим. Һәм, иң мөһиме, сугышчан бурычларны үтәгәннән соң, югалтуларсыз, сәламәт һәм тулы составта әйләнеп кайтыгыз», – дип өстәде ТР беренче вице-премьеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International