Татарстан Республикасында республиканың барлык районнары бөртекле культуралар җыюга керештеләр. Барлыгы 425 мең га суктырылган, ягъни планның 28%. Суктырылган иген 1,6 млн. тонна тәшкил итә, уртача уңыш 39 ц / га.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Республиканың һава-климат зоналары буенча урып-җыю эшләре темплары түбәндәгечә. Көнбатыш Кама аръягында Аксубай, Яңа Чишмә һәм Нурлат районнары алда бара. Анда бөртеклеләр мәйданнарының 40%тан артыграгы җыелган, районнар буенча 68, 87 һәм 64 мең тонна суктырылган.
Наил Залаков фикеренчә, бу зонада Спас һәм Әлки районнарында урып-җыю темпларын арттырырга кирәк.
Идел алдында традицион лидер – Тәтеш районы, ул бөртеклеләрнең 43%ын суктырган. Бу районның әлегә иң югары уңышы республика буенча – 55 ц/га һәм иң югары суктыру – 109 мең тоннадан артык. Бу зонада Югары Ослан районының темплары иң түбән, шулай ук уңыш буенча иң түбән күрсәткеч – 29 ц/га.
Көнчыгыш Кама аръягында урып-җыю буенча Минзәлә һәм Актаныш районнары алда – 38% җыелган. Уңыш буенча иң югары күрсәткеч Минзәлә һәм Зәй районнарында – 50 ц/га.
Тукай районында бары тик 24% җыеп алынган.
Көньяк-Көнчыгыш Кама аръягында ашлык суктыру һәм уңыш буенча Мөслим районы алда бара – 55 мең тонна һәм 40 ц/га дан артык. Бу зонада барыннан да күбрәк Ютазы районыннан суктырылган – бөртеклеләрнең 42%ы. Артта баручылар Бөгелмә һәм Баулы районнары – 15%тан кимрәк суктырылган.
Кама аръягы территориясе – республиканың төньяк зонасы, һәм монда урып-җыю эшләре 10 көнгә соңрак башлана. Кукмара районының бу зонада иң югары уңыш күрсәткече – 38 ц/га дан артык югары җитештерүчәнлеккә Әтнә районы ирешкән – бөртекле культураның 37%ын суктырган.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, ашлыкның шактый күләмен исәпкә алып (көн саен 170 мең тоннадан артык килә), вакытлыча саклауның альтернатив ысуллары кирәк. Шуларның берсе – җиңсәгә ашлык салу. Бу логистиканы сизелерлек киметә һәм ашлыкны 6 айга кадәр сакларга һәм урып-җыюны туктатмаска мөмкинлек бирә.
Шулай ук урып-җыю эшләре вакытында ашлык ташуга да игътибар итәргә кирәк. Ашлыкны кырлардан саклау урыннарына кадәр илткәндә хуҗалык югалтулар кичерә.
Урып-җыю чорында юл буйларында бик күп ашлык җыеп алырга була. Бу югалтуларны тентсыз һәм кузовны герметизацияләмичә ашлыкны ташучы техника артыннан хәрәкәт иткәндә сизәбез. Идарә башлыкларыннан югалтуларны булдырмау буенча хуҗалыклар белән эш алып баруларын сорыйм.
Көзге чәчүгә килгәндә, 15 августтан 5 сентябрьгә кадәр оптималь сроклар.
Бу атнада Арча һәм Тукай районнарында зона семинарлары узды, анда туфракны һәм көзге чәчүгә орлык әзерләү турында сүз барды.
«Тулаем республика көзге чәчүгә әзер, - диде Наил Залаков. - Хуҗалык җитәкчеләреннән әлеге эшне оптималь срокларда һәм югары сыйфатлы итеп оештыруларын сорыйм».
Республикада терлек азыгы әзерләү кампаниясе дәвам итә. Агымдагы ел планы 1 шартлы терлеккә – 0,7 тонна печән, 7 тонна сенаж, 8 тонна силос (яки 40 ц. терлек азыгы берәмлеге).
Әзерләнгән терлек азыгы күләме мониторингы көн саен алып барыла. 13 августка 625 мең тонна печән һәм 3 млн тонна сенаж бар. Печән буенча план 78%ка арттырылган, сенаж әлегә планның 86%ын тәшкил итә.
Бүгенге көндә республика буенча бер шартлы терлеккә уртача 23 ц. терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән, бу планның 58%ын тәшкил итә (план – 40 ц. терлек азыгы берәмлеге).
Зәй, Бөгелмә, Чистай районнарында эш югары дәрәҗәдә оештырылган, анда планлаштырылган терлек азыгының 80% тан артыгы әзерләнгән инде. Әлки, Зеленодольск, Алексеевск һәм Югары Ослан районнарында терлек азыгы белән тәэмин ителешнең түбән проценты күзәтелә.
Тулаем республика буенча күпьеллык үләннәрнең 2 катын тиз арада җыеп алырга кирәк. Бүгенге көндә мәйданнарның 70%тан артыгы җыеп алынган. Шул ук вакытта 13 муниципаль район икенче чабымны төгәлләгәннәр.
Министр урынбасары шулай ук 1 сентябрьдән ашлыкны һәм аны эшкәртү продуктларын күзәтү буенча мәҗбүри Федераль дәүләт мәгълүмат системасы («Ашлык» ФДМС) булуын искәртте. Җитештерелгән барлык ашлык системага кертелергә тиеш.
Бүгенге көндә системада барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре теркәлгән, диде Наил Залаков, әмма ашлык партияләрен формалаштыру һәм аны күчергәндә озату документларын булдыру буенча актив эш алып барылмый. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, әгәр аны гамәлгә ашыру турындагы мәгълүмат системада чагылдырылган булса, ашлыкны сатуга дәүләт ярдәме бирергә планлаштыра.