Васил Шәйхеразыев Казан кинофестиваленең жюри рәисе Владимир Хотиненко белән очрашты

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Казан кинофестивален оештыру комитеты рәисе Васил Шәйхеразыев кинорежиссер, РФ халык артисты Владимир Хотиненко белән очрашты. Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды.

Бүген Татарстан башкаласында 18 нче Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Владимир Хотиненко кинофестиваль жюриен җитәкли.

Васил Шәйхеразыев Владимир Хотиненкога Казан кинофестиваленә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, кинофорумда катнашучыларның географиясе киңәйгән: быел дөньяның 44 иленнән 600дән артык гариза килгән. Татарстан Республикасы вице-премьеры фестиваль үзенең иҗади казанышлары белән истә калыр, шулай ук тынычлыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

Очрашуда катнашучылар шулай ук мәдәният өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлеккә, уртак проектларны гамәлгә ашыруга, шул исәптән яшьләрнең иҗади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International