2023-2025 елларга Татарстанны социаль-икътисадый үстерүне фаразының төп параметрлары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген 2023-2025 елларга Татарстанны социаль-икътисадый үстерүне фаразының төп параметрлары, 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын фаразлау һәм 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы ММИ Территориаль фонды бюджеты проекты турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Утырышта видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Алексей Песошин, ТР Министрлар Кабинеты утырышын ачып, барысын да 8 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Финансист көне белән котлады. «Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хезмәткәрләренә аерым рәхмәт, – диде ул. – Сез зур финанс агымын контрольдә тотасыз. Без сезнең һөнәрнең җаваплылыгын һәм катлаулылыгын аңлыйбыз. Һәр тармакның икътисадый үсеше республиканың финанс системасының тотрыклылыгына һәм компетентлыгына бәйле».

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүне фаразлау параметрлары әйдәп баручы предприятиеләрнең, министрлыкларның һәм ведомстволарның фаразланган күрсәткечләре, шулай ук республика икътисадының агымдагы күрсәткечләре нигезендә формалашкан.

«Илдә һәм дөньяда үсеш траекториясенең билгесезлеге саклана, - дип ассызыклады Алексей Песошин. - Тиңдәшсез басым нәтиҗәсендә илебезгә яңа таләпләр барлыкка килде». Ул Оператив штабның вәзгыятьне контрольдә тотуын дәвам итүен искәртте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнвар-июль айларында республиканың тулаем төбәк продукты 2 трлн. сум тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 116 млрд. сумга артык, ягъни 105,6%.

Бүгенге уртак эшнең нәтиҗәсе балансланган фараз һәм киләчәктә социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү бурычларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле параметрлар салынган бюджет булырга тиеш, диде Алексей Песошин.

Ул ассызыклаганча, әлеге стратегик бурычларны хәл итүгә илкүләм  проектлар, социаль программалар, федераль һәм республика чаралары һәм башка чаралар юнәлдерелгән.

2023-2025 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразының төп параметрлары турында Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы белдергәнчә, тәвәккәллек таләп ителүче предприятиеләрнең планнарын исәпкә алып, 2022 елда тулай төбәк продукты 3,7 трлн. сум дәрәҗәсендә бәяләнә, яки узган елның чагыштырма бәяләрендә 100,6%.

Югары билгесезлек шартларында 2023-2025 елларга республиканы социаль-икътисадый үстерүнең фаразланган күрсәткечләре предприятиеләрне, ведомстволарны, муниципаль берәмлекләр үсеше фаразларын, илкүләм проектларны, программаларны һәм икътисадның тотрыклы үсешенә ярдәм итү буенча чаралар комплексын исәпкә алып формалаштырылган.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, 2023 елда Татарстан ТРП 2022 елга чагыштырма бәяләрдә 100,8% дәрәҗәсендә, 2024 елда – 103,2%, 2025 елда – 102,7% булыр дип фаразлана.

Икътисад структурасында иң зур чагыштырма өлешне сәнәгать алып тора. Предприятиеләрнең планнарын тормышка ашыруны исәпкә алып, сәнәгать җитештерүе индексы 2023 елда – 100,7%, 2024 елда – 103,5%, 2025 елда 102,4% дәрәҗәсендә планлаштырыла.

Фаразлау күрсәткечләрен үтәүдә сәнәгать предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү мөһим фактор булып тора.

2023-2025 елларның тармак дәүләт программасы нигезендә авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 101,8% дәрәҗәдә каралган, шул исәптән игенчелектә – 102,2%, терлекчелектә – 101,4%.

Кулланучылар базарында ваклап сату әйләнеше – 102,4%тан 104%ка кадәр, җәмәгать туклануы 102%тан 103%ка кадәр булыр дип фаразлана.

«Чит ил компанияләренең базардан китүе үзебезнең җитештерүчеләргә үз урыннарын алырга һәм үз товар төркемнәрендә беркетелергә мөмкинлек бирә, - диде Татарстан Республикасы икътисад министры. - Шулай ук гомуми әйләнештә электрон сәүдә өлеше арта бара. Ел башыннан республикада маркетплейсларда товар белән тәэмин итүчеләр саны арта».

ТР икътисад министры мәгълүматларына караганда, республиканың төзелеш секторында торак, сәнәгать, инфраструктура төзелеше күләмен саклап калу каралган. Торак төзелеше фаразы 2023 елга 2 млн. 830 кв. м күләмендә дип күз алдында тотыла.

2022 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 747,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2023 елга план 782 млрд. сумнан артык (2024 ел фаразы – 834 млрд. сум). Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук искә төшергәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча республика Төбәкләрнең инвестицион рейтингында 2 нче урынны саклап кала алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International