Бүген Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы кысаларында «Цифрлы Россия» губернатор түгәрәк өстәле утырышы узды, аның модераторы «Россия-24» телеканалының мәгълүмат программаларын алып баручы Дмитрий Щугорев булды. Чарада цифрлаштыру мәсьәләләрен алып баручы Россия төбәкләре вәкилләре катнашты.
Татарстанның цифрлы трансформациясе турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде. Ул искә төшергәнчә, Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 21 июлендәге 474 номерлы Указы нигезендә цифрлы трансформация ил үсешенең 2030 елга кадәр биш илкүләм максатының берсе итеп билгеләнде. Аңа ирешүне тасвирлаучы дүрт күрсәткеч билгеләнде: икътисадның һәм социаль өлкәнең төп тармакларының «цифрлы өлгергәнлек»; электрон рәвештә массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләр өлешен 95 %ка кадәр арттыру; киң полосалы интернетка тоташкан йорт хуҗалыклары өлешен 97%ка кадәр арттыру; 2019 ел белән чагыштырганда илебездәге ИТ-карарларга кертемнәрне дүрт тапкыр арттыру.
Татарстанда әлеге күрсәткечләргә ирешү буенча эш актив режимда бара, дип билгеләп үтте спикер. Мисал өчен, республика йорт хуҗалыкларының интернетка киң полосалы керү мөмкинлеге булдырылган өлешен үстерү буенча максатчан күрсәткечне вакытыннан алда үтәде. Инде бүген үк 3G һәм 4G җепселле-оптик элемтә линияләре һәм мобиль элемтә республиканың 2 меңнән артык торак пунктында бар, анда төбәк халкының 98%ы яши.
Икенче күрсәткеч – 2023 елга барлык массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча эшләр Татарстан Республикасында 2021 елда ук башкарылган инде.
Икътисадның һәм социаль өлкәнең төп тармакларының цифрлы өлгергәнлеген үстерү буенча да эш дәвам итә. 2022 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан бу күрсәткеч буенча Россия төбәкләре арасында 1 нче урынны алды, ул республикада 87% тәшкил итә.
Соңгы күрсәткеч – ИТ өлкәсендә үзебезнең карарларга кертемнәрне арттыру буенча Татарстанда перспективалы югары технологияле юнәлешләрне үстерү, илебезнең ИТ-базар лидерлары компанияләренә ярдәм итү һәм аларны хәл итүгә ихтыяҗны стимуллаштыру, шулай ук ИТ-стартапларны үстерү өчен шартлар тудыру хисабына тәэмин ителә. Бу максаттан республикада, әйтик, Иннополис ИТ-белгечләре өчен аерым шәһәр эшли, анда 6 меңнән артык кеше яши, һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы бар, анда бүген 325 компания эшли (шуларның 153е – стартаплар), алар 12 меңнән артык эш урыны булдырган.