Иннополиста теркәлгән IT-компанияләр өчен ташламалы салым ставкалары 2025 ел ахырына кадәр озайтылды

2022 елның 23 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 16.09.2022 ел, № 341-6 закон кабул итте. Документ IT-компанияләр һәм Иннополис эшкуарлары өчен ташламалы салым ставкасын 2025 елның 31 декабренә кадәр озайта.

УСН буенча түбәнәйтелгән ставкалар – салым салу объекты буенча «керемнәр минус чыгымнар» – 5 %, ә «керемнәр» объекты буенча 1% – 62 һәм 63 ОКВЭД буенча эшчәнлек төрләре булган компанияләргә кагыла. Бу – мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге эшчәнлек, шулай ук компьютер белән тәэмин итүне үстерү, консультация һәм аңа бәйле хезмәтләр. Шул ук вакытта әлеге эшчәнлек төрләре керемнәре буенча иң чик күрсәткечләре 90%тан 70%ка кадәр киметелгән.

Бүген Иннополиста 545 компания теркәлгән, шуларның 80е салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча эшли. Бу – күбесенчә кечкенә компанияләр һәм стартап проектлары. Россия Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе мәгълүматлары буенча, Иннополиста салым ставкасын киметкән салым түләүчеләр саны 2020 елда – 32, 2021 елда 57 булган. 2020-2021 елларга салым ташламаларының гомуми суммасы 67 млн. сумнан артып киткән.

«Татарстанда 2020 елда ук расланган киметелгән салым ставкасын озайту республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган һәм төбәкнең бөтен илдән яшь инновацион командаларны җәлеп итүгә системалы якын килүен чагылдыручы мөһим инициатива, – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов. - Ышанам ки, ул стартта яшь компанияләрнең үсешенә ярдәм итәчәк. Исәпләүләр буенча, 2022 елда Иннополиста әлеге салым ташламасын куллана торган 100дән артык салым түләүче булачак, шул ук вакытта алар буенча салым түләүләренең гомуми күләме 700 млн. сумнан артык булыр дип көтелә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International