Алексей Песошин «Юл 2022» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачуда: Безнең уртак бурычыбыз – юлларның елдан-ел сыйфатлырак һәм иминрәк булуы

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Юл 2022» X халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында уза. Күргәзмәдә илебездә җитештерелгән юл техникасы үрнәкләре куелган, биредә 40ка якын техника җитештерүче җыелган, шул исәптән 30дан артыгы илебездә җитештерелгән.

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән «Юл 2022» X халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашучыларны сәламләде. «Республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә шундый әһәмиятле чара уздыру – безнең өчен зур дәрәҗә. Беренче чиратта оештыручыга – Федераль юл агентлыгына Татарстан Республикасын күргәзмә мәйданчыгы итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Бүген Татарстан төрле өлкәләрдә масштаблы амбициоз проектларны гамәлгә ашыра. Безнең төп максат – кешенең тормыш сыйфатын күтәрү. Бу – яшәү һәм эшләү, сәламәтләндерү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру. Автомобиль юллары һәм автомобиль транспорты булмаса, бүген заманча тормышны күз алдына китереп булмый. Автоюлларның сыйфатына һәм иминлегенә турыдан-туры дәүләтнең икътисад тармаклары үсеше бәйле. Сыйфатлы һәм имин юллар – икътисадый тотрыклылык гаранты», – диде Алексей Песошин.

Ул ассызыклаганча, юлларны проектлау, төзү һәм эксплуатацияләүгә дөрес караш юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә сизелерлек йогынты ясый.

«Алдынгы технологияләр, фәнни алымнар, шулай ук автомобиль юлларын проектлау һәм төзү этабында заманча эшләнмәләр өстенлекле роль уйный. Географик урнашуы сәбәпле, Татарстанда елдан-ел транзит һәм эчке йөк агымнары арта бара. Бүген безнең алда түбәндәге стратегик бурычлар тора: гамәлдәге автомобиль челтәрен саклап калу, транспорт-эксплуатация торышын модернизацияләү, ремонт һәм карап тоту буенча эшләрнең тулы комплексын үткәрү хисабына арттыру, автомобиль юллары челтәрен камилләштерү һәм үстерү. «Европа-Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршруты составында «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» М-12 тиз йөрешле магистрале төзелеше, «Казан – Екатеринбург» халыкра маршруты составында Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Казан – Уфа участогында Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп йөреп чыгу өчен М-7 «Волга» автомобиль төзү», – дип искәртте Татарстан Премьер-министры.

 

«Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршрутын перспектив үстерү өчен республикада дәүләт-хосусый партнерлык шартларында «Алексеевское – Әлмәт» автомобиль юлын төзү проекты тормышка ашырыла.

«Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе тарафыннан «Көньяк-Көнбатыш хорда» тиз йөрешле транспорт маршрутын булдыру мәсьәләсе карала, ул безнең республика территориясенә кагылачак.

«Ил Хөкүмәтенә транспорт инфраструктурасын үстерүгә тиңдәшсез ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә. Автомобиль юллары челтәрен үстермичә, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, халыкны арзан торак белән тәэмин итү өлкәсендә өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыру мөмкин түгел. Безнең уртак бурычыбыз – юлларыбызның елдан-ел сыйфатлырак һәм иминрәк булуф. Бу бурычларны без барлык стадияләрдә – юлларны проектлау, аларны төзү һәм эксплуатацияләү этапларында бергә хәл итәргә тиеш», - диде Алексей Песошин.

Ул күргәзмәдә катнашучыларга һәм оештыручыларга нәтиҗәле эш, конструктив диалог һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International