Татарстанда мәктәпне тәмамлаучылар БДИ (ЕГЭ) нәтиҗәләрен яңадан карауга 2191 апелляция биргән

2013 елның 16 июле, сишәмбе
Татарстанда 11 сыйныфны тәмамлаучыларның саны өч ел эчендә һәр ел саен 1 мең кешегә кими бара. Информатика, химия, тарих, әдәбият кебек фәннәр күбрәк сорала. Бу хакта ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин сөйләде.

2013 елның БДИ нәтиҗәләре географиядән тыш, барлык фәннәр буенча да 2012 елдагы нәтиҗәләрдән югары, дип искә алды ул. Химия, инглиз теле, физика буенча балларның шактый югары күтәрелүе сизелә. География буенча нәтиҗәләр 0,8 баллга төшкән.

Гомумән БДИ да катнашучылар арасында кечкенә баскычларны үтә алмаучылар кимегән. Көндезге мәктәпне тәмамлаучылардан барлыгы 113 кеше быел аттестатсыз калган (0,6 процент).

Данил Мостафин сүзләренчә, Татарстанда мәктәпне тәмамлаучылар БДИ нәтиҗәләрен яңадан карауга 2191 апелляция биргән. “Үткән ел белән чагыштырганда апелляциялщр саны 731 берәмлеккә кимегән,-диде ул. Ләкин канәгатьләндерелгән апелляцияләр шул ук дәрәҗәдә – 15,4 процент калды”.

Республикада БДИ да 21 мең кеше катнашкан, шул исәптән 19 мең 948 быел мәктәп тәмамлаучылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International