ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы: Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 14%ка – 9,6 млрд. долларга кадәр артты

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Быелның беренче алты аенда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 14%ка арткан һәм 9,6 млрд. доллар тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры РТ Олег Коробченко хәбәр итте.

Министр ассызыклаганча, Татарстан Россиядә экспорт күләме буенча рейтингларда лидер булып тора. Республика сәнәгате структурасында 25,1%ы – нефть чыгару, 21,5%ы – нефть эшкәртү, 16,4%ы – химия һәм нефть химиясе, 21%ы – машина төзелеше, 3,9%ы –энергетика, 12,1%ы – башкалар.

2022 елда аеруча игътибар логистикага һәм чит ил җитештерүендәге өзеклекләргә бәйле проблемаларны кичергән оешмаларга бирелгән. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы вәкиллекләре булган илләрдә һәм субъектларында потенциаль партнерлар эзләү эше алып барыла, БДБ, Якын Көнчыгыш һәм Азия илләре аша мөмкин булган тәэмин итү чылбырлары эшләнә, логистик партнерлар эзләү эше алып барыла. 2022 елның октябренә республиканың РФнең 80 субъекты белән шартнамәчел мөнәсәбәтләре корылган.

Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, Татарстанда дәүләт оборона заказын үтәүче предприятиеләр өлешчә мобилизация аркасында эшне туктатмаганнар, ә аерым юнәлешләр буенча контрактлар күләме дистәләгәнчә арткан.

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев билгеләп үткәнчә, быел Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Беларусь, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан республикаларына бизнес-миссия оештырган. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Хөкүмәт халыкара визитларында актив катнаша. 2022 елда Иранга, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Үзбәкстанга сәфәрләр кылынган.

2022 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында Беларусь Республикасы Премьер-министры Татарстан Президенты катнашында Россия-Беларусь бизнес-форумы узган.

2022 елда Әстерхан өлкәсенә, Самара, Дагыстан, Якутиягә бизнес-миссия оештырылган. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Санкт-Петербург, Смоленск, Пермь, Йошкар-Ола, Мордовия, Самара, Әстерхан өлкәсе, Архангельск, Омск, Чуашия, Удмуртия, Киров, Якутия эшкуарлары булып киткән.

Быелның 10 аенда Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасына 4952 язма мөрәҗәгать кергән. 2022 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе тарафыннан 484 очрашу уздырылган: 377 шәхси мөрәҗәгатьләр буенча, 44 сөйләшү, 63 чит ил вәкилләре белән очрашу. Эшкуарларның мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасына төрле инстанцияләргә 2500дән артык хат җибәрелгән.

Елдан-ел ТР Сәүдә-сәнәгать палатасына күбрәк эшкуарлар керә. 2021 елда 111дән артык яңа компания кергән. 2022 елның 10 аенда 88 компания Татарстан палатасы әгъзасы булган. Бүген палата кече, урта һәм эре бизнесны тәкъдим итүче 2470 эшкуарны берләштерә. Палата каршында бизнес, дәүләт хакимияте органнары, һөнәри берлекләр һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен берләштерүче 25 комитет булдырылган.

2022 ел башыннан Татарстан компанияләренә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының сертификацияләү бүлеге тарафыннан товарның килеп чыгышы турында 8100дән артык сертификат бирелгән.

Брифингта шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International