Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Татарстанда "Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыру турында республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләде.

Оператив мәгълүматларга караганда, 2022 елның 10 аенда республикада гомер озынлыгы 73,8 яшькә җиткән, бу инде план күрсәткечләреннән артып китә (72,2 яшь). Бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы субъектлары арасында беренче урынны алып тора һәм тулаем Россия буенча 10 нчы урында.

Үлүчеләр саны күрсәткече мең кешегә 11,6 очракка кадәр кимеде. 2021 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 15,5 очрак иде. Максат - 2019 елдагы үлем дәрәҗәсенә ирешү - 11.

Быел профилактик тикшерүләргә һәм санитар авиация ярдәмендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне вакытында тәэмин итүгә 400 миллион сумнан артык (406,1 миллион сум) акча бүлеп бирелгән. 168 санитар авиация очышы башкарылган, 165 пациент эвакуацияләнгән. Профилактик тикшерүләрне һәм диспансеризацияне якынча 2 миллион кеше үтте, ягъни планның 82 проценты.

2022 елда 34 медицина объекты төзелеше планлаштырылган иде. Медицина оешмаларының 15 бинасына (14 сырхауханә, 1 табиб амбулаториясенә) капиталь ремонт ясалган. Авыл хастаханәләре өчен 2 мең берәмлектән артык медицина җиһазлары сатып алынган. Шулай ук хастаханәләр ихтыяҗлары өчен 22 транспорт чарасы сатып алынган.

Министр игътибар иткәнчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны халыкның, шул исәптән хезмәткә яраклы кешеләрнең дә, үлеме сәбәпләре арасында 1 нче урында тора. Быел Татарстанда 7 кан тамырлары үзәген җиһазландырдылар (Арча, Әлмәт, Бөгелмә, Казан шәһәренең 18 нче ШБ, 12нче номерлы ШКХ, ГВВ Казан, Түбән Кама). 381 берәмлек медицина җиһазы урнаштырылган һәм файдалануга тапшырылган инде. «Бу безгә гомерне саклап кала торган кискен коронар синдромда рентгеноэндоваскуляр интервенцияләр, стентлау, ангиопластиканы арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип нәтиҗә ясады М. Садыйков.

Онкология авыруларына каршы көрәш проекты кысаларында Республика клиник онкология диспансерының ПЭТ-үзәге һәм кайбер медицина учреждениеләре заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Бөгелмә һәм Саба РҮХ базасында амбулатор онкологик ярдәм үзәкләре ачылган.

Балаларның сәламәтлегенә килгәндә, бу юнәлештә эшләү балалар инфраструктурасын үстерүне һәм профилактик юнәлешне үз эченә ала. Балалар онкогематологиясенең яңа үзәге эш темпларын арттыра. Быел 600 меңнән артык бала профилактик тикшерүләр узган. Бала тудыру чорында һәм бала табудан соңгы чорда 38 меңнән артык хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтелгән, шул исәптән бала тудыру сертификатлары чаралары хисабына да. Симуляция үзәгендә перинатология, неонатология һәм педиатрия өлкәсендә 133 белгеч әзерләнгән.

Спикер кадрлар мәсьәләсенә аерым тукталды. Республикада медицина белгечләрен җәлеп итү һәм саклап калу, шулай ук медперсонал эшенең мотивациясен һәм нәтиҗәлелеген арттыру өчен күп санлы социаль программалар гамәлгә ашырыла. Алар арасында бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре буенча федераль программа бар, аны гамәлгә ашыру елларында 972 табиб җәлеп ителгән. 2014 елдан Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү программасы гамәлгә ашырыла. Бу еллар эчендә 1323 медицина хезмәткәре грантлар алган. Ике ел республикада, аталган программаларга өстәп, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының максатчан квотасы буенча «Социаль ипотека» торак бирү программасы тормышка ашырыла. Узган ел 235 медицина хезмәткәре фатир алган. 2022 елда – 189 белгеч.

Тулаем алганда, быел «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын финанслауның гомуми күләме 4,3 миллиард сум тәшкил иткән, аның 60 проценты республикага яңа юнәлешне – беренчел буынны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруга кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International