Татарстанда 29 республика төзелеш программасы тәмамланган, ягъни 2651 объект

2022 елның 24 декабре, шимбә

Татарстанда төзелеш өлкәсендә барлыгы 2651 объекттан торган 29 республика программасы гамәлгә ашырылган. Финанслау күләме 24 млрд 618 млн сум тәшкил иткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Тулаем алганда, аның нотыгы капиталь ремонт һәм инженер инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларын тормышка ашыру йомгакларына, халыкның түләү дисциплинасы күрсәткечләренә багышланган иде

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмә, гадәттәгечә, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә аша узды.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, быел капиталь ремонт эшләре 9 федераль программа кысаларында башкарылган, аларга 114 объект кергән. Быелгы лимитлар кысаларында алар буенча эшләр (5 млрд 261 млн сум) тулысынча тәмамланган.

Моннан тыш, 2651 объекттан торган 29 республика программасы тулысынча тормышка ашырылган. Финанслау күләме 24 млрд 618 млн сум тәшкил иткән.

Бу атнада подрядчылар соңгы программаны (стационар сәламәтлек саклау объектларына капиталь ремонт) төгәлләделәр, Чистай һәм Нурлат районындагы ике объектта – хастаханәләрдә эшне төгәлләделәр.

Нотыгының икенче өлешен Алексей Фролов торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасына, предприятие һәм оешмаларның энергия ресурслары өчен бурычларына багышлады.

2022 елның ноябрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 98,8% тәшкил иткән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 1,3% ка артыграк.

Агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында узган елның шул ук чорына карата түләүләр җыю 0,4% ка арткан һәм 99,1% тәшкил иткән.

Еллык уртача дәрәҗә 99,3% тәшкил итә, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,3%ка югарырак.

Электрон форматта кылынган түләүләр гомуми күләмдә 70,3% ка җиткән. Шул ук вакытта нотыкчы районнарның бу өлкәдә төрле күрсәткечләр күрсәтүен билгеләп үтте. 7 муниципаль районда электрон түләүләр өлеше әле яртысына да җитмәгән. 26 районда онлайн-операцияләр проценты 50дән 70,3% ка кадәр. 12 муниципаль берәмлек республика буенча уртача күрсәткечтән арткан.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Торак-коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан кулланылган энергия ресурслары өчен бурычлар турында сөйләде.

2022 елның 1 декабренә газ өчен срогы чыккан бурыч суммасы 280,7 млн сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 99,8 млн сумга кимү теркәлгән.

Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер ел эчендә бурыч суммасын 23 млн. сумга киметү теркәлгән. 2022 елның 1 декабренә бурыч 37,5 миллион тәшкил иткән.

Алексей Фролов район һәм шәһәр башлыкларына Яңа ел каникуллары чорында ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның эшен максималь контрольдә тотуны тәэмин итү кирәклеген искәртте. Ул барлык авария хәлләре турында оператив рәвештә ТР Төзелеш министрлыгының диспетчерлык бүлегенә хәбәр итүләрен сорады.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын түбәндәге фактка юнәлтте: коммуналь хезмәтләргә түләүләрнең уртача еллык җыелу дәрәҗәсе 99,3% тәшкил итүгә карамастан, бурычларның артуына юл куймаска кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International