ТР Хөкүмәт Йортында Яңа ел каникуллары чорында комплекслы иминлекне тәэмин итү буенча брифинг узды

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

ТР Хөкүмәт Йортында Яңа ел каникуллары вакытында комплекслы иминлекне тәэмин итү буенча брифинг узды.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында янгыннар һәм аларның тискәре нәтиҗәләре ике тапкыр арта. Әйтик, 30.12.2021-10.01.2022 чорында республикада 142 янгын теркәлгән, аларда 8 кеше үлгән, 13 кеше җәрәхәтләнгән, шуларның 5се - пиротехника кулланганда, шул исәптән 1 бала.

2021-2022 елларның Яңа ел бәйрәм көннәрендә төп янгыннар торак секторга туры килгән – 101 янгын (71,1%), аларда 8 кеше үлгән (100%) һәм 9 кеше җәрәхәтләнгән (69,2%). Исерек кешеләр гаебе белән 17 янгын чыккан, аларда 8 кеше һәлак булган, 10 кеше җәрәхәтләнгән.

Муниципаль районнарда гражданнар тарафыннан пиротехник эшләнмәләр җибәрү өчен 1150 махсус мәйданчык булдырылган. Күрсәтелгән чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык 2 тапкырга арттырылган. Шулай итеп, пиротехник эшләнмәләр кулланганда куркынычсызлык таләпләрен бозган өчен гражданнарга - 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәм чараларының 1785 объекты исәпкә алынган. Шулай ук 13 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында 92 пиротехник әйберләр сату объекты исәпкә алынган. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә гамәлдәге закон таләпләрен бозып пиротехник эшләнмәләр сатуның мөмкин булган урыннары буенча 389 рейд үткәрелгән. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып пиротехник эшләнмәләр сату очраклары ачыкланмаган.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГХМ көчләре һәм чаралары 2022 елның 31 декабреннән 2023 елның 9 гыйнварына кадәр хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчерелә. Даими дислокация пунктларында 2178 кеше шәхси состав һәм 1025 берәмлек техника кизү торачак. Хәл кискенләшкән очракта резервта 750 кеше һәм 244 берәмлек техника тора.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре чорында торак-коммуналь хуҗалык тармагының бурычы – тормыш эшчәнлеген тәэмин итүнең барлык системаларының авариясез эшләвен тәэмин итү. Республикада торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү 1 мең 328 оешма тарафыннан башкарыла. Мөрәҗәгатьләргә һәм ихтимал булган аварияләргә оператив җавап бирү максатында Министрлыкта диспетчерлык хезмәтенең тәүлек буе эшләве оештырыла (тел. 231-14-10).

31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр республика коммуналь комплексында Яңа ел һәм Раштуа чараларын уздыру чорында булган вакыйгаларны һәм аварияләрне контрольдә тоту һәм бетерү өчен ведомствоның җаваплы вазыйфаи затларының кизү графигы формалаштырылган. Күп фатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк.

Яңа ел төнендә Татарстанда урамнарда 2 меңнән артык полиция хезмәткәре кизү торачак. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов хәбәр итте. Тулаем алганда, Яңа ел каникулларында тәртип сакчылары эше көчәйтелгән режимда башкарылачак. Кешеләр күпләп була торган урыннарга: скверларга, паркларга, чыршы шәһәрчекләренә аерым игътибар биреләчәк.

Фәргать Мөхәммәтҗанов Яңа ел каникуллары вакытында куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәклеген искәртте, бу бигрәк тә салютлар эшләтеп җибәрүгә кагыла. Моннан тыш, балаларны караучысыз калдырырга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International