Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Алексеевск районында яңа боз сарае ачты һәм яңа фатир ачкычларын тапшыруда катнашты

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы килеп төшүгә үк төзелеп килүче Бадминтон үзәге нигезенә символик таш салуда катнашты. Ул искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында бадминтон үзәкләрен төзү программасын гамәлгә ашыруга старт бирде. Программа кысаларында әлеге спорт төрен актив үстерүче районнарда барлыгы 9 бадминтон үзәге төзү планлаштырыла.

ТР Премьер-министры шулай ук  4 катлы күп фатирлы йортта яңа фатирларга ачкычлар тапшыруда катнашты. Шунан соң төзүче компания вәкилләренә Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Моннан тыш, Алексей Песошин «Алекс Арена» боз сараен ачу тантанасында булды. Биредә тимераякта шуучылар чыгышлары, шулай ук Алексеевск һәм Әлки районнарының хоккей командалары уеннары узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры кыска вакыт эчендә һәм мондый проектларны сыйфатлы гамәлгә ашыручы төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Ул әлеге объектның «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектына кертелүен искәртте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда заманча спорт инфраструктурасын булдыру буенча системалы эш алып барыла. Бу сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга һәм төбәкнең күп гражданнарына спорт белән актив шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Республикада Алексеевск районындгы әлеге спорт объекты 50се булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International