Алексей Песошин «Закон территориясе» республика конкурсы лауреатларын бүләкләүдә катнашты

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казанда, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ бинасында «Закон территориясе» республика конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

Артем Хохорин билгеләп үткәнчә, бүген традиция буенча тантаналы рәвештә ел саен үткәрелә торган «Закон территориясе» конкурсы лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза. Конкурс ТР Министрлар Кабинеты химаясе астында үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен сайлап алудан соң сигез номинациядә 40 җиңүче билгеләнгән. Артем Хохорин хәбәр иткәнчә, сайлап алу катлаулы узган, чөнки лаеклы кандидатлар күп булган. Конкурсның төп максаты - Татарстан халкының законлылыкны һәм җинаятьчелекне профилактикалауга керткән өлешен тану, дип ассызыклады ул.

Конкурста җиңүчеләргә ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин лаеклы бүләкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Белешмә өчен:

«Закон территориясе» республика конкурсы 2007 елдан Татарстан Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте инициативасы белән үткәрелә. Аның максаты - җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә, яшүсмерләргә һәм яшьләргә хокукый тәрбия бирүгә, хокук бозуларны профилактикалауга сизелерлек өлеш керткән муниципаль районнарның, шәһәр округларының һәм авыл җирлекләренең, предприятие һәм оешма, мәгариф учреждениеләре, физик затларның уңай тәҗрибәсен тарату.

Җиңүчеләрне конкурс комиссиясе билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International