Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XVIII Бөтенроссия ярышларында катнашучыларга җиңүләр теләде

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XVIII бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды.

Чара Татарстан Республикасы буенча Россия ГХМ Баш идарәсенең укыту-күнегүләр манежында узды. Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин исеменнән ул барлык командаларга спортта да, эштә дә яңа җиңүләр теләде. Ләйлә Фазлыева янгын-коткару спорты буенча ярышларда катнашучыларга, барыннан да элек, осталыкларын арттырып, кешеләрнең гомерләрен саклап калулары өчен рәхмәт белдерде. Барыгызга да - җиңүләр, диде ТР вице-премьеры ахырда.

Исегезгә төшерәбез, кичә, 18 гыйнварда, янгын-коткару спорты буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының XVIII бөтенроссия ярышларының беренче йөгерешләре узды. Ярышларның беренче көнендә стартка 100 метрлы киртәләрне узуда көч сынашкан егетләр, кызлар һәм хатын-кызлар чыкты. Аннары - ир-атлар һәм яшүсмерләр, штурм баскычына менеп ярыштылар.

Катнашучыларның географиясе традицион рәвештә киң. Кичә ярышларда Ленинград өлкәсеннән Приморье краена кадәр Россиянең 20дән артык субъектыннан командалар чыгыш ясады. Бу 250дән артык катнашучы. Быел Ханты-Мансый автономияле округы һәм Чиләбе өлкәсе спортчылары да чакырылган иде.

Ярышлар өч көн дәвам итәчәк, җомга көнне 20 гыйнварда турнирның шәхси һәм команда зачетларында җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Белешмә өчен:

Казанда беренче тапкыр янгын-коткару спорты буенча ярышлар 2004 елда узды. Ул вакытта иң яхшы исем өчен 10 команда көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International