Иннополиста пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча эксперименталь хокукый режим урнаштыру планлаштырыла

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Иннополиста пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим билгеләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте мөрәҗәгатен хуплады. Бу мәсьәлә алдан ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев катнашында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты, Икътисад инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты депутатлары тарафыннан каралды.

Инициатив тәкъдим Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясендә цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим турында» 2020 елның 31 июлендәге 258-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләренә туры килү өлешендә килештерелде. Алга таба тиешле карар проекты һәм ЭХР буенча программа билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә раслауга кертеләчәк.

«Иннополиста 2018 елдан башлап, алгы пассажир утыргычында инженер белән пилотсыз такси сынала, 2022 елда шәһәр территориясендә салонда инженерсыз пилотсыз автомобильләрне эксплуатацияләү ЭХРы куела. Пилотсыз һава судноларын эксплуатацияләү буенча яңа эксперименталь хокукый режим билгеләү Иннополис статусын яңа технологияләрне сынау мәйданчыгы итеп раслаячак һәм цифрлаштыру өлешендә дәүләт һәм муниципаль идарәнең нәтиҗәлелеген арттырачак. Бу шулай ук пилотсыз һава чаралары очуга рөхсәт бирү процедураларын гадиләштерергә һәм Россия компанияләре санының үсешен һәм яңа сервислар һәм продуктлар барлыкка килүне стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк», – диде Роман Шәйхетдинов.

ЭХР кысаларында Иннополис территориясендә пилотсыз авиация системаларын һәм дронопортларның бүленгән челтәрен кулланып, яңа транспорт сервисы булдыру планлаштырыла, ул авиация эшләрен башкару һәм йөк ташу схемасын тулыландырачак. Шулай ук аэрофотөшерү эшләрен башкару да мөмкин булачак, бу - бик кирәкле сервис. Моннан тыш, алынган мәгълүматларның оперативлыгы һәм югары төгәллегенә бәйле өстенлекләр торба үткәргечләрен, электр линияләрен һәм башка инфраструктура объектларын тикшерү кебек эшләрне башкарганда югары бәяләнә.

Эксперименталь хокукый режим кысаларында зур күрсәткечләр белән эшләү технологияләрен, җитештерүгә идарә итү өлкәсендә җитештерү технологияләрен, робототехника һәм сенсорика технологияләрен, шулай ук якланган телекоммуникацияләр өлкәсендә чыбыксыз элемтә технологияләрен куллану планлаштырыла.

«Пилотсыз аэрологистика - хәзер инновацион үсешнең иң перспектив юнәлешләренең берсе. Россиядә логистик дроннар өчен хезмәт күрсәтүләр базарының потенциаль күләме - 70 млрд. сум. Иннополиста ЭХРның төп үзенчәлеге шунда ки, ул торак пункт территориясендә кертеләчәк. Бу шәһәр аэромобильлеген сынап карарга һәм БПЛ җитештерүчеләренең потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Руслан Шаһгалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International