Алексей Песошин 2022 елда компания эше йомгаклары буенча «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советын үткәрде

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советы утырышы узды

Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылды, шул исәптән узган елдагы эшнең беренчел нәтиҗәләре, керемнәр һәм чыгымнар бюджетын, 2023 елга капиталь кертемнәр программасын раслау, шулай укКомпания хезмәткәрләренә һәм эшләмәүче пенсионерларга социаль ярдәм турында нигезләмә һәм «Татэнергосбыт»АҖнең исемле стипендияләрен билгеләү турында нигезләмә.

Беренче мәсьәлә буенча нотык белән Совет каршында директор Рифнур Сөләйманов чыгыш ясады. Ул ил һәм республика буенча электр энергиясен куллану күрсәткечләре белән таныштырды. «2022 елда Татарстан Республикасында электр энергиясен җитештерү буенча да, куллану буенча да уңай динамика сакланган, шул ук вакытта үсеш темплары пандемиядән соңгы 2021 ел белән чагыштырганда акрынайган. Татарстан Республикасының барлык станцияләренең электр энергиясен эшләп чыгару күләме 4,8%ка арткан һәм 28 млрд. кВт•сәг. тәшкил итә, куллану 2021 елның шул ук күрсәткече белән чагыштырганда 3,6%ка арткан һәм 33 млрд. кВт сәг.тән артык тәшкил итә. 14,7% күләмендәге электр энергиясе кытлыгы Татарстан энергосистемасына чиктәш төбәкләрдән килгән агымнар хисабына тулыланган», - дип билгеләп үтте Рифнур Сөләйманов.

2022 елда компаниянең сату күләме арткан - «Башка кулланучылар» һәм «Халык» категорияләре буенча файдалы электр энергиясе 6%тан арткан, сатулар югалтулары 3,4%ка арткан.

Ел ахырына компания тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган гарантияле тәэмин итүченең финанс хәленең барлык күрсәткечләре, шулай ук энергия сату эшчәнлеге индикаторларының күрсәткечләре үтәлгән.

«2022 елда кулланылган электр энергиясе өчен түләү дәрәҗәсе 100%тан артып китте, - дип хәбәр итте Рифнур Сөләйманов. - Срогы чыккан бурыч 38,9 млн. сумга кимеде һәм ел ахырына 170,2 млн. сум тәшкил итте, шуларның 98,5 млн. сумы юридик затларга туры килә».

Күрсәтелгән бурычның ликвидлыгы түбәндәгечә. Банкрот оешмаларга (Оборона министрлыгы, «КЗСК» ААҖ, Ашале икмәк заводы (Әлмәт), Казан, Әлмәт һәм Зәй шәһәрләренең идарә компанияләре) 49 млн. сум туры килә. 31 млн.сумлык бурычны түләү графигы, агымдагы кулланыш өчен 100% түләү шарты һәм график буенча башкарыла торган суммалар (Баулы шәһәренең Водоканалы, җәзаларны үтәү учреждениеләре, Зәй идарәче компаниясе, Кама бакчачылык ширкәте (Түбән Кама) 31 млн. сумлык бирелде. Калган 19 млн. сум. – башка кулланучыларның бурычы – Усадьба (Тукай районы) бакчачылык ширкәте, аңа карата банкротлык турында гариза бирелгән, Лениногорск шәһәре идарәче компаниясе - Казан һәм Чаллы шәһәрләре өчен түләү мәсьәләсе җайга салынмаган бердәнбер идарәче компания, ДМСТ төзелеш компаниясе (Мәскәү шәһәре) һәм Макинвест Төркия компаниясе.

Димәк, срогы чыккан бурычның якынча 50%ы банкрот оешмаларга туры килә, һәм бу бурыч реаль булмаган категориягә күчә ала. Ә калган бурычлылар буенча 2023 елда акча күчерү планлаштырыла. Хисап чорында халыкның турыдан-туры исәп-хисапка кичектерелгән бурычы 11%ка (яки 8,3 млн.сумга) кимеде һәм 69,3 млн. сум тәшкил итте, дип йомгаклады Рифнур Сөләйманов.

Утырыш ахырында «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин нәтиҗәле эшләре өчен барысына да рәхмәт белдерде, компания коллективына 2022 елдагы уңышлары өчен рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә уңай күрсәткечләргә ирешүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International