ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева: Иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәм бизәлешенә конкурс – иң демократик чараларның берсе

2023 елның 4 феврале, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча X республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурсны үткәрү турындагы нотык белән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясады. Конкурска 26 кешедән торган Конкурс комиссиясе нәтиҗә ясаган, аңа дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре кергән. 27 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр 12 эшче төркем республиканың 44 муниципаль районында 91 чарада булган.

Шулай итеп, 44 муниципаль районда 94 эш, 35 авыл җирлегендә – 10 номинация буенча (шул исәптән 1 махсус приз - ишегалдының иң яхшы Яңа ел бизәлеше) бәяләнгән.

Зилә Вәлиева сүзләренчә, иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше конкурсы – иң демократик чараларның берсе. Ун ел эчендә 328 бүләк тапшырылган, шул исәптән 150 – муниципаль берәмлеккә, 148 – авыл җирлекләренә, 24 – Казанга, 6 – предприятиегә. Ул шулай ук конкурста нибары өч муниципаль берәмлекнең катнашмавын билгеләп үтте.

Конкурсның төрле номинацияләрендә беренче урыннар өчен призларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Беренче урыннарны Казанның Киров һәм Мәскәү районнары (тиешле номинацияләрдә); Әлмәт; Түбән Кама; Алабуга муниципаль районы; Алексеевск муниципаль районы (үзәк һәм көньяк-көнчыгыш зона буенча); Апас муниципаль районы (Идел аръягы зонасы буенча); Биектау муниципаль районы (Төньяк зона буенча)алды; Минзәлә һәм Кукмара муниципаль районнары( төньяк-көнчыгыш зона буенча), Яңа Чистай авыл җирлеге (Чистай муниципаль районы), Кече Чынлы авыл җирлеге (Чүпрәле муниципаль районы), Алан авыл җирлеге (Теләче муниципаль районы), Актүбә шәһәр тибындагы поселогы (Азнакай муниципаль районы) һ. б.

Белешмә өчен:

2022 елның 16 декабреннән 2023 елның 15 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча республика конкурсы узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International