Роман Шәйхетдинов 2022 елда Иннополис мэриясенең эшен иҗади дип атады

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

Кичә «АртСпейс»  Иннополис мәдәни үзәгендә Иннополис шәһәр Советының 2022 ел өчен хисап утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы прокуроры Василий Егоров, шәһәр Советы депутатлары һәм Иннополис халкы катнашты.

2022 елда Иннополис мэриясе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында шәһәр мэры Руслан Шаһгалиев сөйләде. Узган елның төп вакыйгалары арасында ул «ZION-2» торак комплексында 13 йорт һәм «ИнноПарк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк төзелешен тәмамлауны, 175 укучыга балалар сәнгать мәктәбен ачуны һәм рекордлы санда – 700 агач һәм 1600 куак утыртуны, илнең кече шәһәрләре арасында шәһәр мохите сыйфаты буенча конкурста җиңүне һәм Иннополис лицее директоры Сулимова Надежданы «Россия Ел директоры» конкурсында иң яхшылардан дип тануны атады. Мэр шулай ук Иннополистан Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым түләүләре турында хисап тотты – 2022 елда җирле һәм Ттөбәк салымнары суммасы 1,9 млрд сум тәшкил иткән.

2022 елда Иннополис Университеты һәм «Иннополис» МИЗ казанышлары аерым билгеләп үтелде. Алар арасында, мәсәлән, эре федераль проектларны гамәлгә ашыруда катнашу: ИТ-югары уку йорты базасында төзелгән алдынгы инженер мәктәбе (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «ПИШ» илкүләм проекты) 2030 елга 14 меңгә якын ИТ-белгеч әзерләячәк. Шулай ук МИЗны өченче ел рәттән Россиядә техник-гамәлгә кертү тибындагы иң нәтиҗәле икътисадый зона дип тану.

Шәһәрнең 2023-2025 елларга планнарында: Иннополис Университетының өч яңа кампусын, «Квартал Ю» ТКда беренче чиратны (275 фатирлы йорт) тапшыру, «ZION-2» торак комплексында 18 торак йорт, «Атомдата-Иннополис» АҖ мәгълүматларны эшкәртү үзәген эшләтеп җибәрү, мәктәп, балалар бакчасы, балалар поликлиникасы, шулай ук күп функцияле спорт мәйданчыклары төзү. 

Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов үз чыгышында хәбәр иткәнчә, районда теркәлгән соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча халык саны арткан – хәзер алар 17,5 мең, шул ук вакытта Иннополис шәһәре зур үсеш алган, 1,5 меңгә якын кеше даими пропискага ия. 2022 елда район бюджеты – 1,2 млрд. сумнан артык, ә Иннополис шәһәре -177 млн. сумнан аз гына артыграк, шул ук вакытта район бюджетына Иннополистан салым керемнәре 230 млн. сум, дип билгеләп үтте ул. «Иннополис район өчен йөкләмә булып тормыйча, барлык мәсьәләләрне дә мөстәкыйль хәл итә», - дип ассызыклады район башлыгы.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов югары технологияләр шәһәре мэриясе эшенә бәя бирде: «Иннополис, инновацион үзәк сыйфатларын саклап, торак пунктка әверелә бара. Чикләүләргә бәйле кыенлыкларга карамастан, Иннополис 2021 ел белән чагыштырганда социаль-икътисадый күрсәткечләрне саклап кала алды. Бу, мәсәлән, шәһәрдәге компанияләр санының артуына (2021 ел белән чагыштырганда 547, 48гә күбрәк), шулай ук шәһәрдә яшәүчеләр саны (7600 кеше даими – 2021 ел белән чагыштырганда 1384 кешегә күбрәк) кагыла».

Премьер - министр урынбасары Иннополис мэриясенә төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты. Шулай ук ул шәһәргә инвесторларны җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтте: торак төзү буенча төзүчеләрне дә, халыкка хезмәт күрсәтү өчен кече бизнесны да, аерым балалар поликлиникасын төзү һәм җәмәгать транспорты расписаниесен үтәүне контрольдә тоту өчен бирем формалаштыру эшен дәвам итәргә тәкъдим итте.

ТР Премьер-министры урынбасары Иннополиста эксперименталь хокукый режимнар урнаштыру буенча мэрия эшен иҗади дип атады. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда ИТ-шәһәрдә пилотсыз транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча ЭПР урнаштырылган иде, ә хәзер федераль хөкүмәттә Иннополиста пилотсыз очу аппаратларын файдалану буенча закон проекты карала.

«Шулай ук шәһәр, Иннополис Университеты һәм  «Иннополис» МИЗның актив хезмәттәшлеге сөендерә, әмма бу потенциалны студентларны эшкә урнаштыру, компанияләрне җәлеп итү һәм уртак проектларны үстерү өлешендә үстерергә кирәк», – дип сүзен йомгаклады Роман Шәйхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International