Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә Төркия халкына гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә көчле җир тетрәүдән зыян күргән Төркия халкы өчен гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты.

ТР Хөкүмәтендә гуманитар ярдәм җыю буенча оештыру мәсьәләләрен ТР Премьер - министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып бара.

Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән хезмәттәшлектә Ләйлә Фазлыева  республика предприятиеләре һәм оешмаларының беренче кирәк-яракларны формалаштыру һәм җыю буенча эшчәнлеген җайга салачак.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус счет формалаштырылган.

Реквизитлар:

*"АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды*

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р / с 40703810100020000999 «АК БАРС» Банк акционерлык җәмгыятендә

БИК 049205805

К / с 301018100000000805

Түләүне билгеләү: Төркия халкына ярдәм

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International