Рөстәм Нигъмәтуллин Чистай муниципаль районында эш сәфәрендә булды

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Чистай муниципаль районына эш сәфәре кылды.

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов озатуында Рөстәм Нигъмәтуллин «Бетар» ПКФ» ҖЧҖ җитештерү комплексында булды, анда пластмассадан эшләнмәләр җитештерү цехы, инструмент җитештерү үзәге, җайланмалар эшләү һәм җитештерү үзәге эшчәнлеге белән танышты, шулай ук төп корпусны (үлчәү приборларын җыю цехын) карады.

Аннары «Чистай» мәдәният үзәгендә Чистай муниципаль районы Советының 2022 елдагы эш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларга багышланган утырышы узды.

Хисап нотыгы белән Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов чыгыш ясады. Әйтик, 2022 елда җыелма территориаль продукт (ҖТП) 126,7% үсеш темпы белән 37,9 млрд. сум тәшкил иткән. Район икътисадына инвестицияләр 4,1 млрд. сум дәрәҗәсендә бәяләнә. Төяп озатылган продукция күрсәткече буенча сизелерлек үсеш күзәтелә, район предприятиеләре 33 млрд. сумлык продукция төяп җибәргәннәр, үсеш темпы – 154,6%. 2022 елда сәнәгать җитештерүе индексы 111% тәшкил иткән.

Әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре: «Новые технологии» компаниясе, «КамЛит» компаниясе, «Зеленодольск сөт эшкәртү заводы»ның Чистай филиалы, «Восток» фәнни-техник үзәге, «Бетар» фирмасы, «Барс» аяк киеме компаниясе һәм башкалар үсеш темпларын арттырганнар.

Чистай районы башлыгы республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруга аерым тукталды. Аерым алганда, Дмитрий Иванов авыл җирлекләрендә чиста су белән тәэмин итү программасы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Алты авылда су челтәре төзелеше тәмамланган. Тагын 6 бистәдә икенче чират планлаштырылган. Түбән Кондрат авыл җирлегендә ФАП файдалануга тапшырылган, 2023 елда Йолдыз бистәсендә ФАП төзеләчәк.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча Татар Сарсазы һәм Чистай Выселкалары авылларында җәяүлеләр коммуникацияләрен, урам һәм ишегалды юлларын, аллея һәм велосипед юлларын төзекләндерү эшләре башкарылган. Бу программа буенча 2023 елда Каргалы һәм Кубассаларда эшләр башкарылачак.

2022 елда 10,8 км юл асфальтланган һәм вак таш җәелгән. Районның авыл җирлекләрен яктырту челтәрләренә реконструкция ясалган. «Чистай – Түбән Кама» һәм «Чистай-Әлмәт» автомобиль юлларына реконструкция ясалган.

Дмитрий Иванов искәрткәнчә, 2018 елдан Чистай ТОСЭР статусын йөртә. «Шуның аркасында без сәнәгать потенциалын арттыруга ирештек. 1309 эш урыны булдырган 25 предприятие ТОСЭР резидентлары булды. Яңа эш урыннары булдыру планы 90%ка үтәлгән – бу моношәһәр үсеше өчен мөһим күрсәткечләрнең берсе, 2023 елда яңа резидентлар җәлеп итү һәм гамәлдәге проектларны киңәйтү хисабына 100%ка үтәлергә планлаштырабыз», - диде ул.

«Алда безнең гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән яңа һәм катлаулы бурычлар күп. 2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Чаралар укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдереләчәк», - дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

Рөстәм Нигъмәтуллин, утырышта чыгыш ясап, билгеләп үткәнчә, икътисадның потенциалы һәм вакытында федераль ярдәм чаралары аркасында, Татарстан узган елда уңай үсеш динамикасын саклап калды, дип билгеләп үтте. Җыелма төбәк продукты 2021 елга 106%ка арткан, сәнәгый җитештерү күләме 4,6 трлн сумнан артып китә(үсеш 106,6%), 333,5 млрд. сумга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде (2021 елга карата 125,6%), икътисадка инвестицияләр 850 млрд. сум тәшкил итте, узган ел белән чагыштырганда 105,5%.

Агросәнәгать комплексы өстенлекле тармакларның берсе булып кала. Татарстан Россия төбәкләре арасында (2022 елның якынча нәтиҗәләре буенча) сөт җитештерү буенча 1 нче урында тора, 2022 елда, Татарстан тарихында беренче тапкыр, хуҗалыкларның барлык категорияләре буенча 2 млн тонна сөт җитештерү чикләренә җитәчәк, 6 нчы урында терлек һәм кош ите җитештерү буенча, йомырка җитештерү буенча – 7 нче, ашлык җыю буенча 9 нчы урында тора.

Социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2022 елда республикада илкүләм проектлар, федераль һәм республика программалары кысаларында 122 млрд сумга 4 меңнән артык объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган.

Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, 2022 елда Чистай районы җыелма эчке продукт күләме буенча республика муниципалитетлары арасында 17 нче  урында. Районның ҖТП структурасында 35%тан артыгы сәнәгать предприятиеләренә туры килә. Районда сәнәгатьнең нигезен машина төзелеше һәм металл эшкәртү предприятиеләре, шулай ук азык-төлек сәнәгате формалаштыра.

Ул хәбәр иткәнчә, бүген Совет утырышына кадәр «Бетар» компаниясендә булган, анда ул югары технологияле җитештерү, шул исәптән станоклар төзү өлкәсендәге проект белән танышкан.

Бүген үз станоклар төзелешенең үсеше элеккечә актуаль, диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Чыгышында ул район икътисадында агросәнәгать комплексы зур роль уйнаганын ассызыклады. 2022 елда районның җыелма продукциясе 2021 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда 35%ка арткан. Тулаем уңыш күләме буенча Чистай районы республикада 4 нче урында.

Игенчелектә уңышларга карамастан, 2022 елда авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелек рейтингында район әлегә 26 нчы урында гына кала. Төп сәбәпләр арасында терлекчелектә нәтиҗәләр түбән.

Авыл үсешендә кече хуҗалык формалары мөһим роль уйный. Кече хуҗалыклар рейтингында Чистай районы үз позициясен шактый яхшырткан һәм 2022 ел нәтиҗәләре буенча 8 нче урынны били.

Җирле хакимиятнең турыдан-туры җаваплылыгы зонасында барлык юнәлешләр буенча кече һәм урта бизнес үсеше бар. Чистай районы икътисадында кече һәм урта бизнес өлеше 29%тан артык, бу Татарстан районнары арасында 20 нче урын.

Шул ук вакытта Чистай республиканың алга киткән үсеш территориясе статусына ия 5 моношәһәре арасында. Бүгенге көндә төп бурычларның берсе - аның төп күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итү, резидентларга инвестицион проектларны тормышка ашыруда максималь ярдәм күрсәтү.

Туризм өлкәсе эшкуарлыкны үстерүгә яхшы ярдәм булып тора, дип саный Рөстәм Нигъмәтуллин. Узган ел республикада әлеге тармак төп күрсәткечләр буенча ковидка кадәрге күрсәткечләргә әйләнеп кайткан. Үзенең тарихы һәм архитектура объектларына бай Чистай районы республиканың төп туризм үзәкләренең берсе булу мөмкинлегенә ия. Узган ел Чистайга 80 меңнән артык турист килгән.

Чыгышының ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин максатчан рәвештә алга барырга кирәклеген искәртте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән ул чистайлыларга тырыш хезмәтләре, иҗтимагый тормышта актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International