Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе утырышы онлайн трансляцияләнәчәк

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе утырышы онлайн трансляцияләнәчәк. Чара Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб утырышы белән берлектә узачак.

Төп тема - 2023 елда Татарстан Республикасы икътисадының социаль-икътисадый тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итү.  Нотык белән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясаячак.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Трансляция 2023 елның 17 февралендә 10.00 сәгатьтә башлана.

Трансляцияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтының төп битендәге сылтама буенча карарга мөмкин булачак - https://prav.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International